Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас яшьләре җитәкчеләргә үз теләкләре һәм таләпләрен тапшырды

25 октябрьдә район үзәгендә үткән Апасның алтынчы яшь гражданнары Форумы үз эшен төгәлләде. Көне буе барган бу чарада районның һәр авылыннан, мәктәпләрдән килгән укучы балалар катнашты. Алар аерым секция-төркемнәргә бүленеп район үсешенә кагылышлы, яшьләр тормышын тагын да эчтәлекле һәм файдалырак итү юлларын барладылар. Бу эш ахырында Форумның үз резолюциясе кабул...

25 октябрьдә район үзәгендә үткән Апасның алтынчы яшь гражданнары Форумы үз эшен төгәлләде. Көне буе барган бу чарада районның һәр авылыннан, мәктәпләрдән килгән укучы балалар катнашты. Алар аерым секция-төркемнәргә бүленеп район үсешенә кагылышлы, яшьләр тормышын тагын да эчтәлекле һәм файдалырак итү юлларын барладылар. Бу эш ахырында Форумның үз резолюциясе кабул ителде һәм бу карар үтәү өчен район башкарма комитеты җитәкчесенә тапшырылды. Районкүләм бу чарада иң актив, бик актуаль һәм кызыклы идеяләр авторларына махсус Диплом-Грамоталар, истәлекле бүләкләр бирелде.

Форумда катнашкан, моннан 11 ел элек оешкан Татарстан балалар оешмасы Советы җитәкчеләре һәм белгечләре Апаста бу чараның зур оешканлык шартларында үтүен билгеләп үттеләр һәм район җитәкчеләренә үз рәхмәтләрен җиткерделәр.

Ришат Җамалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев