27 октябрь 2017 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 27.10.2017
-
Апаста мөнәҗәтләр кичәсе узды
Район мәдәният йортында "Мөнәҗәтем - җан авазым" дип аталган кичә узды. Биредә авылларда сайлап алу турларында иң-иңнәр булып танылган мөнәҗәт әйтүче балалар катнашты. Аеруча Урта Балтай, Дәвеш, Олы Болгаер җирлеге балалары актив булды. Аларның ихластан әйтелгән мөнәҗәтләре, самими тавышлары һәркемнең күңеленә барып җитте. Чарада район Советының аппарат җитәкчесе Илфир Гәрәев,...
-
Хезмәт хакын вакытында түлиләрме?
27 октябрьдә Апаста Татарстан Хезмәт һәм мәшгүльлек министрлыгы вәкилләре, өстәмә һөнәри белем бирү ассоциясенең Казан социаль-эшлекле "БИНК" клубы белгечләре катнашында зона семинары үтте. Аңа Татарстанның 7 районындагы хезмәт һәм мәшгүльлек Үзәкләре вәкилләре, халыкны социаль яклау идарәләре, оешма-предприятиеләр, хуҗалыкларның бухгалтерия, кадрлар бүлекләре белгечләре, хезмәтне саклау инспекторлары чакырылган иде. Хезмәт һәм мәшгүльлек,...
-
“Йолдыз“да “Йолдыз“, варенье+коймак“ көне үтте
Редакциядә "Йолдыз", варенье+коймак" көне оештырдык. Районның ветераннар Советы, Апас бистәсенең ветераннар Советы әгъзалары, "Йолдыз"ны яратып укучы райондашлар катнашты биредә. Уртак көчебез белән әзерләнгән мул сыйлы табыннар артында фикер алышынды, теләк, тәкъдимнәр яңгырады.
-
Апас яшьләре җитәкчеләргә үз теләкләре һәм таләпләрен тапшырды
25 октябрьдә район үзәгендә үткән Апасның алтынчы яшь гражданнары Форумы үз эшен төгәлләде. Көне буе барган бу чарада районның һәр авылыннан, мәктәпләрдән килгән укучы балалар катнашты. Алар аерым секция-төркемнәргә бүленеп район үсешенә кагылышлы, яшьләр тормышын тагын да эчтәлекле һәм файдалырак итү юлларын барладылар. Бу эш ахырында Форумның үз резолюциясе кабул...
-
“Йолдыз“да “Йолдыз“, варенье+коймак“ көне башланды
"Йолдыз" ("Звезда") газеталарына язылу чоры бара. Әлеге уңайдан һәм газета укучыларның фикерләре белән танышуны, күмәк язылу оештыруны максат итеп, редакциядә "Йолдыз", варенье+коймак" көне оештырдык. Тугры дусларыбыз, газета укучыларыбыз редакңиягә җыела. Алар буш кул белән килмәгән. Коймаклар, төрле кайнатмалар, һәм бер капчык фикерләр белән килгәннәр.