Апас юллары кардан чистартыла
Табигатьтәге көчле буран сәбәпле, "Буран" операциясе игълан ителде. Районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге юлларга чыкмаска, тирә-күршеләргә, балаларга, бигрәк тә ялгыз яшәүче өлкәннәргә игътибарлы булырга киңәш итә. Хезмәткәрләр югары әзерлектә эшли. Юлларда көчле кар көртләре хасил булды. Юллар идарәсеннән 8 техника үзәк юлларны чистарту белән мәшгуль. Шулай ук "Свияга" берләшмәсе, "Табар"...
Табигатьтәге көчле буран сәбәпле, "Буран" операциясе игълан ителде. Районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге юлларга чыкмаска, тирә-күршеләргә, балаларга, бигрәк тә ялгыз яшәүче өлкәннәргә игътибарлы булырга киңәш итә. Хезмәткәрләр югары әзерлектә эшли.
Юлларда көчле кар көртләре хасил булды. Юллар идарәсеннән 8 техника үзәк юлларны чистарту белән мәшгуль. Шулай ук "Свияга" берләшмәсе, "Табар" хуҗалыгы, Чирмешән авылыннан шәхси техникалар, "Чиста район" җәмгыяте, СХТ, "Стройсервис" оешмасы, Апас авыл җирлеге техникалары юлларны кардан арындыра. Авыллар, урамнар, мәктәпкә, хастаханәгә илтүче юллар чистартыла.
Төнлә белән юлларда йөрү кыенлашу сәбәпле, 5 машинаның юл читенә төшүе мәгълүм. Аларның барысына да, вакытында ярдәм күрсәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев