5 февраль 2018 яңалыклары
-
Юл инспекторлары авыл эчендә калган машинага ярдәм иткән
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары юлларда көчле кар көртләре булын белдерә һәм юлга чыкмаска киңәш итә. Көчле буран сәбәпле, юлларда хәрәкәтнең кыенлашуы, туктап калган машиналарның ярдәм сорап шылтырату очраклары артуын һәм аларга вакытында ярдәм күрсәтелүен хәбәр иттеләр. Чирү авылыннан чыга алмаучы машина хуҗасы 112 хезмәтенә шылтыратып ярдәм сораган. Юл...
-
Апасның “Салават күпере“ балалар бакчасында милли тәрбия бирү өстендә эшлиләр
Биредә балалар төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен өйрәнәләр. Аеруча алар татар халкына хас булган милли бизәкләр, ашлар, җыр-биюләр белән кызыксыналар. Бакчада татар халкы ашлары, киемнәренә багышланган күргәзмәләр дә оештырылган. Тиздән "Салават күпере" балалар бакчасында республикакүләм семинар узуы көтелә.
-
Апас юллары кардан чистартыла
Табигатьтәге көчле буран сәбәпле, "Буран" операциясе игълан ителде. Районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге юлларга чыкмаска, тирә-күршеләргә, балаларга, бигрәк тә ялгыз яшәүче өлкәннәргә игътибарлы булырга киңәш итә. Хезмәткәрләр югары әзерлектә эшли. Юлларда көчле кар көртләре хасил булды. Юллар идарәсеннән 8 техника үзәк юлларны чистарту белән мәшгуль. Шулай ук "Свияга" берләшмәсе, "Табар"...
-
Район электрчылары тоткарлыксыз эшли
Көчле буран булу сәбәпле, районның кайбер авыллары утсыз калган. Бу авылларда район электрчылары тиз арада урыннарга барып, тоткарлыксыз эш алып баралар. фото: setzhbi.ru
-
Тутайдан Шәмҗиан апага 95 яшь
2 февраль көнне Тутай авылында яшәүче хөрмәтле кешебез Галиева Шәмҗиан Хөснетдин кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Юбилярны котларга Тутай авылы җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова, "Нур" хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Зиятдинов килгән иде, алар үзләренең котлау сүзләрне,бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук юбилярны котларга балалары, оныклары кайткан иде.
-
Апаста балаларга мәктәпләргә, балалар бакчаларына килмәскә рөхсәт ителде
Бүген көчле буран булу сәбәпле, мәктәпләрдә укулар туктатылды. Шулай ук балалар бакчаларына да балаларны китермәскә киңәш ителде.