Апаска буран килә
Синоптиклар хәбәр итүенчә, 13 гыйнварга каршы төндә Апаста көчле кар явачак, буран булачак. Җилнең тизлеге секундына 6-9 метр булса, көчәйгән вакытта исә ул секундына 16-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук томан төшүе дә ихтимал. Температура төнлә 20 градустан да түбәнрәк, ә көндезге сәгатьләрдә исә бераз җылыта, уртача -11, -7...
Синоптиклар хәбәр итүенчә, 13 гыйнварга каршы төндә Апаста көчле кар явачак, буран булачак. Җилнең тизлеге секундына 6-9 метр булса, көчәйгән вакытта исә ул секундына 16-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук томан төшүе дә ихтимал. Температура төнлә 20 градустан да түбәнрәк, ә көндезге сәгатьләрдә исә бераз җылыта, уртача -11, -7 градусны тәшкил итәчәк. Юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин. Сак булыгыз! Мондый һава шартлары алга таба да дәвам итәргә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев