12 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Иртәгә Апаста чыршы белән хушлашалар
Иртәгә Апасның Үзәк ял паркында үзәк чыршы әйләнәсендә зур тамаша булачак. Биредә яңа ел чыршысы, Кыш бабай белән Кар кызы барлык апаслыларны кабат сәламлиячәкләр. Бәйрәмгә рәхим итегез, дуслар! Башлана: 16.00 сәгатьтә.
-
Апаска буран килә
Синоптиклар хәбәр итүенчә, 13 гыйнварга каршы төндә Апаста көчле кар явачак, буран булачак. Җилнең тизлеге секундына 6-9 метр булса, көчәйгән вакытта исә ул секундына 16-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук томан төшүе дә ихтимал. Температура төнлә 20 градустан да түбәнрәк, ә көндезге сәгатьләрдә исә бераз җылыта, уртача -11, -7...
-
Яшел Үзән районында янгын: үлүче дә бар
Васильево бистәсендәге шәхси йортта янгын вакытында ике кешенең үлеменә исерткеч эчемлек сәбәпче булган. Гадәттән тыш хәл турында хәбәр кизү бүлегенә кичә, 11 гыйнварда, 15:41 сәгатьтә керә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә бер катлы агач йортның эчен ут камап алган, чормага да "сикергән" була. Санаулы минутлар эчендә ут камап алына һәм 16:12 сәгатькә...
-
Бүген Лениногорскида матәм көне
12 гыйнвар Лениногорск районында матәм көне дип игълан ителде. Җирле хакимият тарафыннан әлеге карар биш бала һәм аларның 27 яшьлек әниләренең гомерен өзгән фаҗига уңаеннан кабул ителгән. Шулай итеп, 12 гыйнварда, районда флаглар төшерелә, җирле телевидение аша күңел ачу чаралары күрсәтелми, мәдәни чаралар үткәрелми, - дип яза intertat.ru. Алты кешенең...
-
Дәвеш ял-сәламәтләндерү үзәгендә бүген 200 бала ял итә
ООО "Свияга+" балаларның ял-сәламәтләндерү үзәгендә бүген Казан, Чаллы шәһәрләреннән һәм тирә-як районнардан, шулай ук үзебезнең районнан килгән, барлыгы 200 бала ял итә. Балалар өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Спорт бәйгеләре, истәлекле урыннарга сәяхәтләр, вожатыйлар оештырган төрле кызыклы чаралар алар күңеленә аеруча хуш килә.