Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска данлыклы якташыбыз Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская килде

Әлфия Айдарская бер төркем туганнары, дуслары белән берлектә Апас районына кунакка кайтты. Алар иң элек Сатмыш авылына тукталдылар. Китапханәгә китапларын бүләк иткәннән соң, Тутай авылында урнашкан Сара Садыйкова музеенда кунак булдылар. Һәр экспонатны күздән кичереп, һәрберсенең тарихына тукталып, үткәннәрне барладылар. Шулай ук музейга китаплар бүләк ителде. Башкала кунакларын Апас туган...

Әлфия Айдарская бер төркем туганнары, дуслары белән берлектә Апас районына кунакка кайтты. Алар иң элек Сатмыш авылына тукталдылар. Китапханәгә китапларын бүләк иткәннән соң, Тутай авылында урнашкан Сара Садыйкова музеенда кунак булдылар. Һәр экспонатны күздән кичереп, һәрберсенең тарихына тукталып, үткәннәрне барладылар. Шулай ук музейга китаплар бүләк ителде. Башкала кунакларын Апас туган якны өйрәнү музеенда Рәмис Ногманов каршы алды. Ул Сара Садыйковага багышланган бүлек һәм барлык музей заллары белән таныштырып чыкты. Соңыннан район үзәк китапханәсе, музыка мәктәбе, "Сәләт" балалар иҗат үзәге белән таныштылар.
Мәртәбәле кунакларны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев каршы алды һәм озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев