Апаска Путиннан Котлау телеграммасы килде
Апаста сугыш чоры баласы, тугрылыклы тормыш иптәше Мөзәйнә белән гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт Әхмәтшинга 22 сентябрьдә 90 яшь тулу уңаеннан кунаклар килде. Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Апас бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов юбилярга Котлау телеграммасы, чәчәк...
Апаста сугыш чоры баласы, тугрылыклы тормыш иптәше Мөзәйнә белән гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт Әхмәтшинга 22 сентябрьдә 90 яшь тулу уңаеннан кунаклар килде. Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Апас бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов юбилярга Котлау телеграммасы, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырдылар. Сугыш ветеранының сеңелесе Гөлсинә, кияве Салих, балалары Сания, Венера, Диләрә, кияүләре Фирдүс белән Сафа аларны кабул итеп, рәхмәтләрен җиткерделәр.
-Сугыштан исән-сау кайтып әтиебез район элемтә, электр челтәре тармагы үсешенә зур өлеш керткән. Аны шулай зурлауларына, хөрмәт итүләренә бик сөенәбез. 4 оныгы, 9 оныкчыгы, безнең барыбызны да шатландырып, әтиебезнең 100 яшькә дә җитүен телибез,-диделәр.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев