22 сентябрь 2017 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 22.09.2017
-
Апаслылар “Зөя шәһәр-утрау”да кунакта
2017 елның җәе "Зөя шәһәр-утрау" музеена истәлекле вакыйга булып кереп калды. Татарстанда өченче, Россиядә 29-нчы объект-мирас булып дөньяви ЮНЕСКО хозурына керемгә алынды. Шунысы шатлыклы, бу көннәрдә "Зөя-агым су" дип аталган күргәзмәдә Зөя суы буйларына кергән авыллары тарихи вакыйгалары, авыл тирәсендә табылган экспонатлар арасында безнең музейда тупланып, вакытлыча кулланышка биреп торылганнары...
-
Апаста Хәйрия концерты була
29 сентябрьдә районның Үзәк ял паркында "Мәрхәмәтле Татарстан" игелекле гамәлләр акциясе кысаларында Хәйрия концерты була. Биредә районның иң сәләтле һәвәскәрләре катнаша. Өстәлләрдә тәм-томнар дә тәкъдим ителә. Башлана 15. 00 сәгатьтә.
-
Апаска Путиннан Котлау телеграммасы килде
Апаста сугыш чоры баласы, тугрылыклы тормыш иптәше Мөзәйнә белән гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт Әхмәтшинга 22 сентябрьдә 90 яшь тулу уңаеннан кунаклар килде. Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Апас бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов юбилярга Котлау телеграммасы, чәчәк...
-
Апаста “Безнең заман“га әзерлек бара
Районда "Безнең заман" эшче яшьләр фестиваленә әзерлек бара. Апас мәдәният йортында репетицияләр оештырыла. Быел фестивальдә игелек ияләре - район үзәк хастаханәсенең ак халатлы яшьләре катнаша.
-
Әлмәндәр-Әҗем-Борнаш - без көчле бердәм булгач!
Әлмәндәр шаян-тапкыр мәзәкчеләре 21 сентябрьдә Йомралы Мәдәният үзәгендә районкүләм КВН-ШТМ конкурсы сайлап алу этабында сәнә шулай җырлап-биеп чыктылар. Йомралы тамашачысы, районнан килгән жюри бик бу 10 кешелек бердәм команда чыгышын аеруча яратты, кайнар алкышлады. Табар Черкене, Ишеево, Йомралы, Чүрибураш һәм Зур Күккүз авыл җирлегенең иң наян-шаян мәзәкчеләре дә бу этапка...
-
Энҗенең шифалы куллары да дәвалый
Дүртиле авыл фельдшерлык-акушерлык пункты хәзер авыл уртасындагы заманча якты һәм уңайлы авыл мәдәният үзәгенә урнашты. Махсус дәүләт программасы буенча моннан 3 ел элек төзелгән бу бинада авыл клубы да урнашкан. Фельдшер Энҗе Сәмигуллина авырып-сырхап киткән авылдашларын ягымлы сүзе, якты йөз белән каршылый. -Аның куллары да шифалы,- диләр авыл табибы янына...
-
Сары эшләпә-ак тун, бу нәрсә?
Дүртиле балалар бакчасына йөрүче нәниләр тәрбияче апалары белән бергә көн саен әнә шундый матур, декоратив яшелчәләргә, чәчәкләргә су сибәләр. -Без бу декоратив кабаклардан балалар белән бергәләшеп төрле уенчыклар да ясыйбыз,-ди биредәге хезмәткәр Галия Зыятдинова.-Аларны төрле күргәзмәләргә алып барабыз, кешеләр бик ошаталар. Аның табигый яшелчә булуына ышанмаучылар да бар. Орлыгы кирәк...
-
Радик бик саваплы гамәл башкарды
Идрәз авылы зираты тирә-юне үзара салым акчаларына матур коймалы булды. Биредә берничә тапкыр үткәрелгән өмәләрдән соң ул шактый чистарды, күркәмләнде. -Яңа койма-рәшәткәле зиратыбыз капкасына авылыбызның бик булган, тырыш һәм иманлы Радик Хөснетдинов ясаган бу матур мәчет-сандык аңа яңа төсмер, ямь өсти,-ди Ишеево авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов. Ришат Җамалиев
-
Черкен балалары һавага ак күгәрченнәр очырды
Табар Черкене мәктәбендә бүген 55 бала тырышып-тырышып белем елгасын колачлый. Укытучылар коллективы алар өчен барлык шартларны да булдырып, балаларны ватанпарвәрлек рухында тәрбияләүгә зур көч куялар. Авыл балалар бакчасына исә 16 бала йөри. 21 сентябрьдә чиста-пөхтә, гөл-чәчәккә күмелгән мәктәп-бакча ишегалдында балалар бергәләп халыкара "Тынычлык күгәрчене" акциясендә катнаштылар. Бу көнгә алар авылдашлары-Бөек...