Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов килде

21 июльдә Апаска, чираттагы эш сәфәре кысаларында, Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов килде. Ул Иске Әнәле авылында клуб ачылу, район үзәгендә ЗАГС һәм беренче номерлы суд участогы бинасын ачу тантанасында катнашты, район үзәк хастаханәсендәге капиталь төзекләндерү эшенең барышы белән танышты. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов район үзәгендәге үзгәрешләр белән танышты һәм Батырлар...

21 июльдә Апаска, чираттагы эш сәфәре кысаларында, Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов килде. Ул Иске Әнәле авылында клуб ачылу, район үзәгендә ЗАГС һәм беренче номерлы суд участогы бинасын ачу тантанасында катнашты, район үзәк хастаханәсендәге капиталь төзекләндерү эшенең барышы белән танышты. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов район үзәгендәге үзгәрешләр белән танышты һәм Батырлар мемориал комплексына Берлиндагы туганнар каберлегеннән алып кайтылган туфракларны салу тантанасында катнашты, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды.

- Апаста уңай үзгәрешләр күзгә ташлана. ЗАГС бинасы ачылу белән яңа гаиләләр артсын, сабыйлар дөньяга аваз салсын, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Яңа ЗАГСта шулай ук 21 июльдә Алтын туйларын билгеләп үтүче Мансур һәм Роза Идиятуллиннар гаиләсе дә хөрмәтләнде, яшьләргә үрнәк итеп куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев