21 июль 2015 яңалыклары
-
Апаска Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов килде
21 июльдә Апаска, чираттагы эш сәфәре кысаларында, Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов килде. Ул Иске Әнәле авылында клуб ачылу, район үзәгендә ЗАГС һәм беренче номерлы суд участогы бинасын ачу тантанасында катнашты, район үзәк хастаханәсендәге капиталь төзекләндерү эшенең барышы белән танышты. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов район үзәгендәге үзгәрешләр белән танышты һәм Батырлар...
-
Районда бакча яшендәге балалар өчен уңайлылыклар арта бара
Районда 36 балалар бакчасы бар. Аларда 835 бала тәрбияләнә. Әти-әниләр һәм балалар өчен уңайлылыклар арта бара. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин белдерүенчә, киләсе елга республика программасына нигезләнеп, "Салават күпере" балалар бакчасы капиталь төзекләндереләчәк. Әле күптән түгел генә биредә 30 балага исәпләнгән яңа группа ачылган иде. Бүгенге көндә исә "Кояшкай"...
-
Апас районы авылларында ифтар мәҗлесләре узды
Дәвеш авылы мәктәбендә Хәйдәр Булатов ун бабай һәм унбиш әбине кунакка чакырып ифтар мәҗлесе үткәрде. Мәктәп, укытучылар коллективы мул табын әзерләргә ярдәм иттеләр. Изге айда изге гамәл кылучы, шушы табынны оештырып дин кардәшләребезне җыеп догалар укып, вәгазьләр сөйләү мөмкинлеге булдыручыларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, - ди мәчет картлары исеменнән Хәлим Садриев....
-
Апас районында 54 нче мәчет ачылды
Изге Рамазан ае Акхуҗа авылы халкы өчен үзгә бер истәлекле булды. Биредә авылга ямь биреп мәчет ачылды. Читтән ярдәм көтеп тормаган алар, үз көчләре, бердәмлекләре, тырышлыклары белән барысын да булдырганнар. Авылда берничә милләт халкы тату гомер кичерә. Авылның бер башында чиркәү бар, инде манарасындагы ае белән мәчет балкый. - Мондый...
-
Район транспортчылары яңа гына гамәлгә кергән юл йөрү кагыйдәләре хакында
Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев белдерүенчә, хәзер яңа кагыйдәләр нигезендә, машина йөртүче исерек килеш икенче тапкыр рәттән тоткарлана икән, ул җинаять җаваплылыгына тартылачак. Шулай итеп, әгәр машина йөртүче исерек хәлдә руль артына утырган өчен правадан мәхрүм ителгән булса; исерек килеш икенче тапкыр рәттән тоткарланса; исерек килеш юл-транспорт һәлакәте китереп...