Апаслар Буада зона КВН уеннарында икенче урынга лаек булды
Каратун һәм Иске Йомралы яшьләрен берләштергән Апас районы КВН командасы Буада зона уеннарында катнашты. 7 команда арасында алар лаеклы чыгыш ясады. Сәламләү, сорауларга җавап бирү, музыкаль сәлам сынауларында сынатмадылар. Жюри һәм җанатарлар апаслыларны алкышларга күмде. Нәтиҗәдә, Апасның "Татарлар 24/7" командасы икенче урынга лаек булды һәм 7 февральдә Казанда узачак КВН...
Каратун һәм Иске Йомралы яшьләрен берләштергән Апас районы КВН командасы Буада зона уеннарында катнашты. 7 команда арасында алар лаеклы чыгыш ясады. Сәламләү, сорауларга җавап бирү, музыкаль сәлам сынауларында сынатмадылар. Жюри һәм җанатарлар апаслыларны алкышларга күмде. Нәтиҗәдә, Апасның "Татарлар 24/7" командасы икенче урынга лаек булды һәм 7 февральдә Казанда узачак КВН турнирына чакыру алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев