Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаслылар Буадан бер кочак Кубок-призлар белән кайтты

Район Сабантуйларының 13 тапкыр баш батыры булып калган, дистәләгән яшь көрәшче тәрбияләгән команда капитаны, тренер Рамил Җамалетдинов үзенең 50 яшьлегенә Буада яшүсмерләр өчен зур спорт бәйрәме оештырды. Аның Кубок-призларына 22 апрельдә үткән ачык көрәш турнирында Буа, Апас, Чувашиянең Батыр һәм Шыгырдан районнары, Ульяновск җыелма командалары составында 1999 елда һәм аннан...

Район Сабантуйларының 13 тапкыр баш батыры булып калган, дистәләгән яшь көрәшче тәрбияләгән команда капитаны, тренер Рамил Җамалетдинов үзенең 50 яшьлегенә Буада яшүсмерләр өчен зур спорт бәйрәме оештырды. Аның Кубок-призларына 22 апрельдә үткән ачык көрәш турнирында Буа, Апас, Чувашиянең Батыр һәм Шыгырдан районнары, Ульяновск җыелма командалары составында 1999 елда һәм аннан соң туган 80 яшь көрәшче катнашты. Ярыш чемпионнары арасында 43 килограммлы апаслылар Фәннур Вәлиев, 46 килограммлы Азамат Мөхәммәтшин беренче, Айрат Салаватуллин икенче урыннар яуладылар. 70 килограммлы үлчәмдә Биештән Раил Фәсхетдинов, аннан артык үлчәм категориясендә Апастан Алмаз Нигъмәтуллин өченче урыннарга чыкты.

Бу хакта район көрәшчеләр командасы тренеры Ринат Гыйламов хәбәр итте.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев