27 апрель 2017 яңалыклары
-
Морзалар укучысы Алия Заһретдинова Диплом белән бүләкләнде
Морзалар урта мәктебенең 7нче сыйныф укучысы Алия Заһретдинова Казан шәһәрендә узган Толстой исемендәге XV республикакүләм укучылар конференциясендә катнашып, III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Укытучысы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы - Гөлшат Галиева, укучысы өчен горурлык хисләре кичерә. Алия конференциядә "А.С.Пушкин әсәрләрендә намус мәсьәләсе" темасын яктыртты.
-
“Ашыгыч ярдәм“ ярдәмгә ашыга
Район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлеге хезмәткәрләренә бу көннәрдә урамда егылып бәрелүләр алган райондашларга ярдәм күрсәтергә туры килгән. Шулай ук исерткеч эчемлекләр кулланудан сәламәтлеге какшаган ирләр дә алар ярдәменә мохтаҗ булган. Үзенә кул салырга теләгән егет тә алар ярдәмен тойган. Кан басымы уйнаган, тән температурасы күтәрелгән райондашлар шулай ук "Ашыгыч...
-
Хәрби комиссарлар отставкага чыкмый
Элеккеге район хәрби комиссары Заһид Хәкимов белән бүген бу вазифаны җиренә җиткереп башкаручы хәрби комиссар Илшат Паймурзин яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә бик җитди карыйлар. Ришат Җамалиев.
-
Леопольдны күрдегезме?
Апасның "Кояшкай" балалар бакчасы каршына менә шундый фонтан куйдылар. Леопольд исемле мәче сыны каршында да балалар озаклап басып тора, матурлык белән таныша. Узган ел бакчада зур төзекләндерү эшләре үткәрелгәч бу матурлык үрнәкләре бик күп биредә. Ришат Җамалиев.
-
Якташыбыз иҗат мирасына багышлап
27 апрельдә Кызылтау мәктәбендә тарихыбыз, туган телебез һәм әдәбиятыбызда үзеннән якты эз калдырган язучы-галим, профессор, фәннәр докторы, якташыбыз Мөхәммәт Гайнуллин иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция уздырылды. Бу мөһим чарада район мәгариф бүлеге, "Туган як" музее, мәктәп укучылары, укытучылар, Казан югары уку йортлары вәкилләре, татар теле һәм әдәбияты белгечләре катнашты. Ришат Җамалиев.
-
Апаста тәрбияви чаралар дәвам итә
Район үзәк китапханәсе өлкәннәр белән берлектә оештырган күчмә чаралар дәвам итә. Шундый тәрбияви чараларның берсе - Апас аграр көллиятендә узды. Биредә укытучылар, студентлар, укучылар һәм әти-әниләр дә катнашты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, китап укучыларга тәрбияви повестьлары аша таныш булган Гөлсинә Галимуллина үзе дә Апас җирлегенә килде. Кичә аның "Алтын ачкыч"...
-
"Кояшкай" балалар бакчасында шигърият бәйрәме
Апасның "Кояшкай" балалар бакчасында Габдулла Тукай туган көнгә багышлап шигърият бәйрәме узды. Балалар бөек шагыйрьнең җырларын, шигырьләрен өйрәнделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
-
Апас каратэчылары – беренче
Чаллы шәһәрендә каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә җиденче ярыш үтте. Биредә Алмаз Мотыйгуллин җитәкчелегендә шөгыльләнүче Апас балалары да катнашты. Яшь каратэчылар ярыштан беренче урынны яулап, медальләр, Мактау грамоталары белән кайттылар.
-
Апасның Яшьләр урамында юл ремонтлау эшләре бара
Апас юл төзүчеләре кичә Апасның Яшьләр урамында төзекләндерү эшләрен башлап җибәрделәр. Совет заманнарында "ПМК-Мелиорация" оешмасы көче белән 25 еллар элек салынган бетон юл шактый тузган иде инде. Юл төзүчеләр Айрат Нәҗмиев, Ильяс Мусаев, Айрат Вәлиев һәм Илшат Мухамов хезмәттәшләре белән хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаралар. -Бу юлдан үзебез йөрисе, озын гомерле,...
-
Иске Әнәледән Фарих бабайга 90 яшь
Иске Әнәле авылында яшәүче Фарих бабай Хәбибуллин 90 яшьлек юбилеен каршылады. Апасы Хәербәнәт әби 98 яше белән бара икән. Юбилярны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп Рәсәй Президентының Рәхмәт хатын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов изге теләкләре, күчтәнәче белән...
-
Чирмешәндә өмә узды
Экология елы уңаеннан, Язның мәрхәмәтле атнасы кысаларында, Чирмешән авылының Калинин урамы очындагы ясалма күл тирәсен төрле чүп-чардан, көздән калган каты куралардан чистарту өмәсе оештырылды. Өмәдә Калинин, Куйбышев, Ворошилов исемендәге урамнарда яшәүчеләр катнашты. Якын-тирә урамнарның горурлыгы булган күлебез су белән тулган, тирә-ягы да чип-чиста булып калды. Өмәдә 16 кеше катнашты.
-
Яз җитеп бозлар киткәч, үлекләр чыга башлаган…
21 апрельдә Чистайның Кама ярында бер балыкчы үлек гәүдәгә тап була һәм полициягә хәбәр бирә. Тикшерүләр нәтиҗәсендә, ул узган ел октябрьдә Коры Бүрсеттә батып үлгән 69 яшьлек балыкчы икәне ачыклана. Туганнары да балыкчы тәнен таныйлар. Ир-ат резин көймәсе буксир белән бәрелешү нәтиҗәсендә һәлак була. Аның гәүдәсе бәрелешү булган урыннан 8...
-
Апаслылар Буадан бер кочак Кубок-призлар белән кайтты
Район Сабантуйларының 13 тапкыр баш батыры булып калган, дистәләгән яшь көрәшче тәрбияләгән команда капитаны, тренер Рамил Җамалетдинов үзенең 50 яшьлегенә Буада яшүсмерләр өчен зур спорт бәйрәме оештырды. Аның Кубок-призларына 22 апрельдә үткән ачык көрәш турнирында Буа, Апас, Чувашиянең Батыр һәм Шыгырдан районнары, Ульяновск җыелма командалары составында 1999 елда һәм аннан...
-
Апас туган якны өйрәнү музеенда кунакта
Апас урта мәктәбенең башлангыч һәм 5,7 нче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Жанна Черкасова һәм Фирүзә Сәлимуллина белән берлектә Апас Туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Аларны музейның төрле залларында урнашкан борынгы һәм тарихи экспонатлары белән музей җитәкчесе Ногманов Рәмис таныштырды. Укучылар әби-бабаларыбызның элек ничек яшәүләре, нинди көнкүреш җиһазлары кулланып, эш...