Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апасның авыллары да, юллары да якты һәм тигез булсын өчен

Узган ел Каратун-Апас арасындагы, Апастан Әнәлегә кадәр 16 километрлык асфальт юлларга яңа технология белән заманча яктырту системасы монтажланды. Линиядән электр диодлы яктырткычларга ут җир асты кабельләреннән килде, асфальт өслегенә зыян салынмады. Яктырткычларның файдалану вакыты берничә елга исәпләнгән, ул элеккеге колбалы, терекөмешле лампочкаларга караганда энергияне ун-унбиш тапкыр азрак куллана. Быел Татарстан...

Узган ел Каратун-Апас арасындагы, Апастан Әнәлегә кадәр 16 километрлык асфальт юлларга яңа технология белән заманча яктырту системасы монтажланды. Линиядән электр диодлы яктырткычларга ут җир асты кабельләреннән килде, асфальт өслегенә зыян салынмады. Яктырткычларның файдалану вакыты берничә елга исәпләнгән, ул элеккеге колбалы, терекөмешле лампочкаларга караганда энергияне ун-унбиш тапкыр азрак куллана. Быел Татарстан энергетиклары районда бу эшне дәвам итәчәк. 2017 елгы эш программасына Апаста тагын 10 километрлык авылара, районара юлларны шул тәртиптә электрлаштыру кертелде. Яктыртылган юлларның гомуми озынлыгы шулай итеп ел ахырына 30 километрга җитәчәк.

Быел кайсы юлларда һәм авылларда бу эш башкарылачак?

Бу сорауга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов менә болай җавап бирде:

-Беренче чиратта эш авыллар аша үтүче юлларда башланачак, дип планлаштырыла. Апас-Тәтеш юнәлешендә Дүртиле, Идрәз, Йомралы авыллары янәшәсендә һәм авыл эче юлларында барлыгы 7,5 миллион сумлык электрлаштыру эшләре башкарылачак. Апас-Колангы юнәлешендә Югары Ындырчы һәм Җидекүзләү авылларында барлыгы 6 миллион сумлык эшләр башкарылачак. Әлбәттә инде, бу зур эшләрне башлаганчы бу юлларда да зур төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев