Апаслылар Казанга ярминкәгә җыена
Бу шимбәдә Апас районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр Казан Агропаркына чираттагы "Көзге ярминкә"гә барырга әзерләнә. Анда Татарстан җитәкчеләре килү дә көтелә. Ярминкәдә үз товары белән катнашырга теләк белдерүчеләр район башкарма комитеты һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә ашыксын. Аерым таләпләр үтәлгән очракта аларга юл чыгымнары да кире кайтарылачак,-ди район...
Бу шимбәдә Апас районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр Казан Агропаркына чираттагы "Көзге ярминкә"гә барырга әзерләнә. Анда Татарстан җитәкчеләре килү дә көтелә. Ярминкәдә үз товары белән катнашырга теләк белдерүчеләр район башкарма комитеты һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә ашыксын. Аерым таләпләр үтәлгән очракта аларга юл чыгымнары да кире кайтарылачак,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев