7 декабрь 2017 яңалыклары
-
Апаста үткән шашка-шахмат ярышларының җиңүчеләре билгеле булды
Апас мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар арасында үткән шашка-шахмат һәм йөзү ярышларының җиңүчеләре билгеле булды. Шашка буенча ир-атлар арасында: беренче урында - Апастан Азат Гомеров, икенче урында - Апастан Гайфулла Фәйзуллин, өченче урында - Идрәздән Рим Сафин. Шашка буенча хатын-кызлар арасында: беренче урында - Каратуннан Венера Шиһабиева, икенче урында -...
-
Апаслылар Казанга ярминкәгә җыена
Бу шимбәдә Апас районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр Казан Агропаркына чираттагы "Көзге ярминкә"гә барырга әзерләнә. Анда Татарстан җитәкчеләре килү дә көтелә. Ярминкәдә үз товары белән катнашырга теләк белдерүчеләр район башкарма комитеты һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә ашыксын. Аерым таләпләр үтәлгән очракта аларга юл чыгымнары да кире кайтарылачак,-ди район...
-
Апаста мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар хөрмәтенә зур концерт үтте
Бүген Апас мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән спорт сөючеләр шашка-шахмат, йөзү ярышларында көч сынашкан булсалар, соңыннан район сәнгать үзешчәннәре аларга "Изгелек җирдә ятмый" дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим иттеләр. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашып, изге теләкләрен юллады. - Тормыш авырлыклары, каршылыклары алдында югалып калмавыгызга без сокланабыз. Сез...
-
30 ЯШЬЛЕК КАЗАН ЕГЕТЕ МӘСКӘҮДӘН КАЙТКАНДА РУЛЬДӘ КИЛЕШ ЙОКЛАП КИТКӘН...
Авария М7 трассасында була. Чувашиянең Козловка районында Казан кешесе һәлак була. Бишенче декабрьдә М7 трассасынның 722 километрында Мәскәүдән Казанга кайтып килгән «Ниссан» автомобиле йөртүчесе каршы полосага чыгып, «Скания» йөк машинасы белән бәрелешә. 30 яшьлек Казан кешесе фаҗига булган урында үлә. Җиңел автомобиль йөртүче рульдә килеш йоклап киткән дип фаразлана.
-
Апас укучылары район судына килде
Апас урта мәктәбенең Гөлүсә Галләмова җитәкчелегендәге 6 Б классы укучылары район судына экскурсиягә бардылар. Алар биредәге эш шартлары, хезмәткәрләрнең һөнәр үзенчәлекләре белән таныштылар. Хөкемдарлар, аларның ярдәмчеләре белән әңгәмә дә кордылар.
-
Олы Бакырчы мәктәбендә Мәүлид бәйрәме узды
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән көн белән бәйле бу чарада яшь буын, мәчеткә йөрүче өлкәннәр һәм авыл халкы теләп катнашты. Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Казан шәһәреннән дин әһелләре Нияз Сабиров, Тимергали Юлдашев, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт һәм башкалар да кунак булып...
-
Олы Бакырчы мәктәбендә яңа ел рухы
Олы Бакырчы мәктәбе тирә юнен кар сыннары бизи. Нинди генә әкият геройларын очратмыйсын биредә. Сыннарны ясап бетереп хәзер буяу, бизәү эшләре бара.
-
Каратунда – Каз өмәсе
Каратунда яшәүче Рәшит һәм Гөлнур Җәләлетдиновлар хуҗалыгында 60 баш каз үскән. Аларны һәр елдагыча каз өмәсе ясап йолкыдылар. Иртәдән үк хуҗалыкта эш кайнады. Эш җыр-моңнар, мәзәк сүзләр, биюләр белән үрелеп барды. Өлкән апалар каурый сыдырып май канаты бәйләде. Бу көнне табынга килгән ризыклар да каз итеннән әзерләнгән иде. Каз өмәсендә...