Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаслылар компьютерны ник ярата?

Республиканың элемтә, коммуникацияләр министры Роман Шәйхетдинов ел башыннан 66 миллионнан артык татарстанлының электрон дәүләт хезмәтеннән файдалануын хәбәр итә. -"Ачык Татарстан", "Электрон Татарстан" кебек бу программалар Апасыбызда да чит-ят әйбер түгел. "Халык контроле", "Дәүләт хезмәте", Халык инспекторы" һәм башка сайт-порталлардан быел унөч меңгә якын апаслы файдаланган. "Дәүләт хезмәте" сайтына кереп хәзер...

Республиканың элемтә, коммуникацияләр министры Роман Шәйхетдинов ел башыннан 66 миллионнан артык татарстанлының электрон дәүләт хезмәтеннән файдалануын хәбәр итә.

-"Ачык Татарстан", "Электрон Татарстан" кебек бу программалар Апасыбызда да чит-ят әйбер түгел. "Халык контроле", "Дәүләт хезмәте", Халык инспекторы" һәм башка сайт-порталлардан быел унөч меңгә якын апаслы файдаланган. "Дәүләт хезмәте" сайтына кереп хәзер ЗАГСка электрон гариза тапшырырга, балалар бакчасына, үз табибың яки дәүләт учреждениеләренә кабул итүгә чиратка басарга, коммуналь түләүләрне, тәрле штрафларны электрон юл белән күчерергә һәм тагын бик күп гамәлләр башкарырга мөмкин. Район мәктәпләрендә информатика дәресләре, өлкән яшьтәгеләр өчен оештырылучы компьютер классларында ел да 5 меңгә якын кеше шөгылләнә, осталыгын, белемен арттыра. Мәктәпләрнең информатик сыйныфларында, оешма-предприятие, учреждениеләрдә, шәхси кулларда бүген 25 меңләп компьютер бар. Бу максатчан эш районда тукталмаячак. Укучыларның компьютер белән бәйле Татарстан, Россия конкурсларында соңгы 3 елда ун призлы урын яулавы моны бик ачык дәлилли,-ди белдерде хәбәрчегә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев