Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар мәртәбәле исемнәр алды

Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Утырыш барышында нәтиҗәле хезмәт итүче райондашларга мактаулы исемнәр бирелде. "Свияга" берләшмәсенең Бакырчы бүлекчәсе сыер савучысы Роза Миңнуллина Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе, Күккүз бүлекчәсе механизаторы Рәйман Нәбиев Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге хезмәткәре Илдус Амануллин...

Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Утырыш барышында нәтиҗәле хезмәт итүче райондашларга мактаулы исемнәр бирелде. "Свияга" берләшмәсенең Бакырчы бүлекчәсе сыер савучысы Роза Миңнуллина Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе, Күккүз бүлекчәсе механизаторы Рәйман Нәбиев Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге хезмәткәре Илдус Амануллин Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булдылар. Йомралы бүлекчәсе механизаторы Наил Миңнегалиев һәм Болгаер бүлекчәсе сыер савучысы Гөлфирә Заһретдинова, Дәвеш бүлекчәсе механизаторы Айдар Рәхмәтуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатларын алдылар. Аларны Татарстан Республикасының Дәүләт Советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев