2 февраль 2018 яңалыклары
-
Мин дә хоккей яратам
Район авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәре, районның баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин һәр кичтә улын "Алтын алка" боз сараендагы хоккей секциясенә тыныч күңел белән күнегүләргә йөртә: -Районда балалар спортына бик җитди игътибар бирелә. Улыбыз хоккей белән мавыга. Ярышларда аның командасы җиңсә, гаиләбез белән бергә шатланабыз, ярышларга да бергәләп киләбез,-ди.
-
Апаста авыл җирлеге башлыклары хөрмәтләнде
Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышында Татарстан муниципаль берәмлекләр шурасы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты. Ул бер төркем алдынгы хезмәткәрләргә Рәхмәт хатларын тапшырды. Апас шәһәр тибындагы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов, Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов, Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы...
-
Апас районы башлыгы медальгә лаек булды
Район башлыгы Рәшид Заһидуллинга Татарстан Республикасының Дәүләт Советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин "Һәлак булган Ватан сакчылары исемен мәңгеләштерүдә керткән зур өлеше өчен" медален тапшырды. Медаль Апас мунициапль район Советы утырышында тантаналы шартларда бирелде.
-
Апаслылар мәртәбәле исемнәр алды
Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Утырыш барышында нәтиҗәле хезмәт итүче райондашларга мактаулы исемнәр бирелде. "Свияга" берләшмәсенең Бакырчы бүлекчәсе сыер савучысы Роза Миңнуллина Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе, Күккүз бүлекчәсе механизаторы Рәйман Нәбиев Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге хезмәткәре Илдус Амануллин...
-
Апастан Римә Нәҗмиеваның бакчачылык серләре
Табигатьтә - кыш! Урамда буран котыра. Ә күңелләр җылы язларны, чәчәкле җәйләрне сагына. Бакчада эшләргә яратучылар инде орлыкларын барлый, киңәш-табыш китапларын актара башлады. Апаста яшәүче Римә Нәҗмиеваның да үзе генә белгән серләре бар. Аларны "Йолдыз" укучылар белән дә уртаклашты. -Бананның кабыгын бер дә әрәм итмим. Аларны розалар төбенә күмеп куям....
-
Таһирдан соң боз ялтырап тора
Канадада ясалган менә бу ясалма боз ясау, аны тигезләү машинасында районның атаклы механизаторы Таһир Хөсәенов эшли. Яз-көз айларында ул агрофирма басуларында хезмәт куя. -"Алтын алка" бозын чистартып, тигезләп торганда без җылы һәм тозлы су кулланабыз. Шуңа да ул ялтырап тора, тиз генә ватылмый, озакка түзә,-ди уңган механизатор. Ришат Җамалиев.
-
“Сәләт”тә тәрбия конкурсының беренче этабы узды
"Сәләт" балалар иҗат үзәгендә кичә дәрестән тыш соң өстәмә тәрбия район конкурсының беренче этабы уздырылды. Апас, Каратун, Азбаба, Дәвеш һәм башка мәктәп укучылары бу конкурсны оештыручы жюрины үзләре бәйләгән кәрҗин-мөргеләр, бияләй-оекбашлар, роботлар, башка кул эшләре белән таң калдырды. Бүген Апас мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре конкурсы бара. Ришат Җамалиев.
-
Апас кызы Лилия Хөснетдинова бүген балигъ булмаганнар инспекторы ярдәмчесе
Район эчке эшләр бүлегендә элек Казанда участок инспекторы булып хезмәт иткән Апас кызы Лилия Хөснетдинова бүген балигъ булмаганнар инспекторы ярдәмчесе булып эшли. -Погонлы язмыш сайлавыма бер дә үкенмим,-ди ул. -Район эчке эшләр бүлеге коллективын бик кыска гына вакытта үз иттем. Җитәкчебез дә, хезмәттәшләрем дә бик әйбәтләр. Бер-беребезгә ярдәмләшеп, аңлашып эшлибез....
-
Апаста сайлаучылар исемлегенә керү өчен гаризалар язу башланды
2018 елның 18 марты Россия Президентын сайлаулар көне. Татарстанда яшәүчеләр Россия Президенты сайлауларында яшәү урыныннан читтә булган очракта да тавыш бирә ала. Сайлау законнарындагы соңгы үзгәрешләргә нигезләнеп, яшәгән урын буенча тавыш бирүнең яңа тәртибе кертелде. 31 гыйнвардан теркәлү урыны буенча сайлауга килә алмаучы сайлаучылардан гаризалар кабул ителә башлады. Ул 12...