Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста сайлаучылар исемлегенә керү өчен гаризалар язу башланды

2018 елның 18 марты Россия Президентын сайлаулар көне. Татарстанда яшәүчеләр Россия Президенты сайлауларында яшәү урыныннан читтә булган очракта да тавыш бирә ала. Сайлау законнарындагы соңгы үзгәрешләргә нигезләнеп, яшәгән урын буенча тавыш бирүнең яңа тәртибе кертелде. 31 гыйнвардан теркәлү урыны буенча сайлауга килә алмаучы сайлаучылардан гаризалар кабул ителә башлады. Ул 12...

2018 елның 18 марты Россия Президентын сайлаулар көне. Татарстанда яшәүчеләр Россия Президенты сайлауларында яшәү урыныннан читтә булган очракта да тавыш бирә ала.
Сайлау законнарындагы соңгы үзгәрешләргә нигезләнеп, яшәгән урын буенча тавыш бирүнең яңа тәртибе кертелде. 31 гыйнвардан теркәлү урыны буенча сайлауга килә алмаучы сайлаучылардан гаризалар кабул ителә башлады. Ул 12 мартка кадәр дәвам итә. Әгәр кеше 2018 елның 18 мартында командировкада, вакытлыча алынган ялда була яки теркәлгән урында яшәми икән, тавыш бирүнең яңа тәртибен файдалана ала.
Апас территориаль сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Садыйкова да әлеге хакта сөйләп узды:
-Россия Федерациясе паспорты белән территориаль сайлау комиссиясендә һәм күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итә аласыз. Шулай ук "Дәүләт хезмәтләре" Бердәм порталыннан файдаланып була. 31 гыйнварда Апас районында да гаризалар кабул ителә башлады. 25 февральдән 12 мартка кадәр участок сайлау комиссиясендә гариза тапшырырга мөмкин. - диде ул.
Апас районында да күпфункцияле үзәккә килеп сайлаучылар исемлегенә кертү турындагы гаризаны язучылар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев