Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар һәр чәршәмбе кичендә күңелле ялга җыела

"Зәлидә"не кем белә? "Йөзек салыш" уенын кем хәтерли? Килсәгез-белмәгәнне өйрәтерләр, белүчене биетерләр! Апаста яңа гына ачылган ЗАГС бинасы каршында һәр чәршәмбедә кичке җиденче яртыдан тугызга кадәр "Зәлидә"халык уеннары оештырыла. Беренчесе 29 июльдә үтте. Һәркемгә рәхәтләнеп күңел ачырга, җырларга-биергә, төрле конкурсларда катнашырга мөмкин. Кайнар чәй-коймаклы, баллы табын янында җиңелчә тамак ялгап...

"Зәлидә"не кем белә? "Йөзек салыш" уенын кем хәтерли? Килсәгез-белмәгәнне өйрәтерләр, белүчене биетерләр!

Апаста яңа гына ачылган ЗАГС бинасы каршында һәр чәршәмбедә кичке җиденче яртыдан тугызга кадәр "Зәлидә"халык уеннары оештырыла. Беренчесе 29 июльдә үтте. Һәркемгә рәхәтләнеп күңел ачырга, җырларга-биергә, төрле конкурсларда катнашырга мөмкин. Кайнар чәй-коймаклы, баллы табын янында җиңелчә тамак ялгап алырга була. Төрле күңелле бәйгеләрдә җиңүчеләр, туган көнен бию мәйданында каршылаучыларга истәлекле бүләкләр дә бирәләр.

-Апас, авыллар үзешчәннәре концертын карап, аларга кушылып җырлап, биеп күңелегезне күтәрегез. Балалар, оныклары белән килүче дәү әти-әниләргә, нәниләргә, күңелле чараларда катнашучылар күңеленә хуш киләрлек бүләкләр әзерләгән киң күңелле апаслылар һәм эшмәкәрләр сафына кушылучыларга зур рәхмәтле булырбыз. Һәйкәлләр, фонтаннар янында рәхәтләнеп фотога төшеп, велосипедларда узышучы балаларга көч биреп торыгыз-барысы да күңелле, әдәпле ял, апаслылар, кунаклар өчен!-дип сәламләделәр 5 август кичендә бу яңартылган үзәк мәйданда. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Луиза Сафина белдергәнчә, "Зәлидә" дә бу көнне 200 ләп кеше катнашкан, тамаша кылган һәм күңелле ял иткән. Киләсе атна уртасы-12 августта халык уеннарының өченчесе үткәреләчәк. Авыллардан килүчеләргә дә "Зәлидә" мәйданы иркен, бары килегез генә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев