Апаслылар Россия иминлеген яхшы саклый
Бүген 8 апаслы Россия Хәрби Көчләре белән контракт төзеп илебезнең иминлеге сагында тора. Безнекеләр бүген Россиянең Таҗикстанда Әфганстан чигендә урнашкан зур бер хәрби базада, Мәскәү өлкәсе, Оренбург, Самара шәһәрләрендә хезмәт итә. Контракт 3 елга исәпләнеп төзелә, дәүләт аларны киендерә, тору урынын кайгырта, тәмле ашата, шимбә-якшәмбедә иркенләп ял итү мөмкинлеге бирелә....
Бүген 8 апаслы Россия Хәрби Көчләре белән контракт төзеп илебезнең иминлеге сагында тора. Безнекеләр бүген Россиянең Таҗикстанда Әфганстан чигендә урнашкан зур бер хәрби базада, Мәскәү өлкәсе, Оренбург, Самара шәһәрләрендә хезмәт итә. Контракт 3 елга исәпләнеп төзелә, дәүләт аларны киендерә, тору урынын кайгырта, тәмле ашата, шимбә-якшәмбедә иркенләп ял итү мөмкинлеге бирелә. Елга бер тапкыр озак вакытлы отпуск каралган. Бер үк вакытта төрле уку йортларында белем алу мөмкинлеге дә бар. Беренче контракт вакыты тәмаланып туган якларда ял итеп, тагын контракт төзеп Ватан сагына басучылар да бар. Бу вакытта инде хезмәт итү, түләү шартлары да үзгәрә.
-Ил җитәкчелеге Россия иминлеге сагында торучыларны кадерли һәм тиешенчә бәяли бүген. Контракт төзүчеләрнең берсеннән дә зар сүзләрен ишеткәнебез юк. Командирлары безнекеләрне бик мактый,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев