21 июль 2017 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 21.07.2017
-
Апаста 24 пар туй балдагы кигән, тик...
Агымдагы елның 6 аенда районда 24 пар язылышкан. Тик, парлы гаилә юлы ике сукмак буенча киткән райондашлар да бар. Шушы чорда 16 гаилә таркалган. Аерылышучылар арасында күпчелекне 5-10 ел яшәүчеләр тәшкил итә. Алар гаилә таркалуның сәбәпләрен характерлары туры килмәү дип аңлата.
-
Чирмешәндә кичке уен – “Зәлидә“
- Чирмешән мәдәният йорты алдындагы мәйданда кичәгә жыелган халык өчен "Зәлидә" кичке уен оештырылды. Уеннарда балалар да, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Кичәгә килүчеләр өчен табада коймак чыжлады, күмер самавары кайнады. Дәртле бию көйләре, гармун моннары төнгә кадәр тынмады. Теләге булган һәркем жырлады да, шигырь дә сөйләде, биеде дә. Барысы...
-
Апаста чисталык комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин рәислегендә чисталык комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта Күккүз, Коштавылы җирлекләрендә йорт тирәләрендә, тыкрыкларда чүп-чар җыештырмаган дүрт хуҗалыкның эше каралды. Алар экологлар кисәтүеннән соң хәлне уңай якка үзгәрткәннәр. Бу гаиләләр белән җентекле сөйләшү булды. - Авыл халкы белән, һәр урам кешеләре белән кабат очрашыгыз, аңлашыгыз....
-
Авыл көтүенә көтүче кирәкми хәзер
Мамадышның Үсәли авыл җирлеге башлыгы Альмир Зыятдинов авыл көтүенә көтүче эзләп интекми бүген. -Район хакимиятендә бер утырышта шулай "Электр көтүчесе" турында сүз чыкты. Кызыксынып махсус әдәбиятны карадым, Интернетка кереп актарындым. Бик җайлы нәрсә икән бу әйбер. Бөтен җиһазлары комплекты 35 мең сум чамасы. Авылдашларны авыл җыенына җыйдым. Яхшылап аңлаттым. Риза...
-
Гармунчылар бәйгесе Каратунда дәвам итте
Каратун мәдәният йортында "Гармун моңы-йөрәк җыры" дип исемләнгән фестиваль кысаларында музыкаль мәдәни чара булып узды. Гармунчылар чыгышы җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Тиздән фестивальнең зона турлары башлана. Ул Әлмәндәр, Болынбалыкчы, Аюкөйдергән мәдәният йортларында узачак.
-
Апаслылар Россия иминлеген яхшы саклый
Бүген 8 апаслы Россия Хәрби Көчләре белән контракт төзеп илебезнең иминлеге сагында тора. Безнекеләр бүген Россиянең Таҗикстанда Әфганстан чигендә урнашкан зур бер хәрби базада, Мәскәү өлкәсе, Оренбург, Самара шәһәрләрендә хезмәт итә. Контракт 3 елга исәпләнеп төзелә, дәүләт аларны киендерә, тору урынын кайгырта, тәмле ашата, шимбә-якшәмбедә иркенләп ял итү мөмкинлеге бирелә....
-
Болынбалыкчыда гармунчылар бер мәйданга җыелды
Болынбалыкчы авыл җирлегендә гармунчылар фестивале узды. Башка авыллардан аермалы буларак, ул табигать кочагында - урамда оештырылды. Гармунчылар дәртле көйләрен сыздырды, авыл халкы күңелләре булганчы биеде. Урамда тәмле коймаклар пеште, чәй кайнады.
-
Гитарачылар ансамбле“Зөя” ял-сәламәтләндерү үзәгендә
Кильдуразда оешкан гитарачылар ансамбле балаларны күңелле ял иттерде. Алар "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгенә барып үз чыгышларын тәкъдим итте. Балаларга аларның җырлары бик ошады. Бу кич якты истәлекләр белән күңелләрендә калды.
-
Кызыл Тау клубында спектакль булды
- Кызыл Тау авылы клубында Аграр университет студентлары "Мәхәббәт турында риваять" дип исемләнгән спектакль куйдылар. Тамашачы бик яратып карады, рәхәтләнеп ял итте, алкышларын бүләк итте. Җирлек халкы түләүсез спектакль өчен ООО СХП "Свияга" берләшмәсе директоры Марат Хәсәновка рәхмәтле калды, - дип хәбәр итә авыл җирлеге хезмәткәре Алсу Гыймранова.