Апаслылар, сак булыгыз: мошенниклар кәрәзле телефон аша банк картасындагы акчаларны чәлдерәләр
Алабугада яшәүче 315 кеше мондый мошенникларның тозагына эләккәннәр. Алданучыларның барысы да "Мобильный банк" кушымтасыннан файдаланучылар булган. Нәкъ менә шуның аша кәрәзле телефонга вирус керә, ди. Шуңа да банк картасын куркынычтан саклап калу өчен полиция хезмәткәрләре "Мобильный банк" хезмәтен өздерергә, шикле сылтамалар буенча эш итмәскә, таныш булмаган сайтларга кермәскә, кәрәзле телефонга...
Алабугада яшәүче 315 кеше мондый мошенникларның тозагына эләккәннәр. Алданучыларның барысы да "Мобильный банк" кушымтасыннан файдаланучылар булган. Нәкъ менә шуның аша кәрәзле телефонга вирус керә, ди. Шуңа да банк картасын куркынычтан саклап калу өчен полиция хезмәткәрләре "Мобильный банк" хезмәтен өздерергә, шикле сылтамалар буенча эш итмәскә, таныш булмаган сайтларга кермәскә, кәрәзле телефонга вируска каршы лицензияле программа урнаштырырга киңәш итә.
Чыганак:intertat.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев