13 ноябрь 2015 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 13.11.2015
-
Апас егете Әмир Заһидуллин бокс буенча беренчелекне яулаган
10 көн элек Балтачта 2000-2001 елларда туган яшүсмерләр арасында Татарстан ачык беренчелегенә бокс буенча ярышларда Апастан Әмир Заһидуллин 50 килограмм авырлыкта беренче урын яулады. 27 октябрь-1 ноябрьдә Каменск-Уральск шәһәрендә Бөтенроссия профсоюзлары Үзәк Советы призларына үткән зур турнирда 64 килограммлы үлчәүдә яшь каратунлы Радик Шаяхмәтов өченче урын яулады. Бу хакта аларның...
-
40 көнлек баласын үтергән вәхши хөкем ителде
Казанда яшәүче 23 яшьлек Антон Лабенскийга карата хөкем карары чыгарылды. Ул 1,5 айлык баласын үтерүдә гаепле, дип табылды. Суд утырышы вакытында дәүләт гаепләү вәкиле Антон Лабенскийны махсус режимлы колониягә җибәрү шарты белән гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүен сораган иде. Антон Лабенский кечкенә баланы аеруча кансызлык белән үтерүдә гаепләнелде. Тикшерү органнары һәм...
-
Апаслылар, сак булыгыз: мошенниклар кәрәзле телефон аша банк картасындагы акчаларны чәлдерәләр
Алабугада яшәүче 315 кеше мондый мошенникларның тозагына эләккәннәр. Алданучыларның барысы да "Мобильный банк" кушымтасыннан файдаланучылар булган. Нәкъ менә шуның аша кәрәзле телефонга вирус керә, ди. Шуңа да банк картасын куркынычтан саклап калу өчен полиция хезмәткәрләре "Мобильный банк" хезмәтен өздерергә, шикле сылтамалар буенча эш итмәскә, таныш булмаган сайтларга кермәскә, кәрәзле телефонга...
-
Аюкөйдергән авылының яңа мәдәният йортында авыл үзешчәннәре тәүге концерт куйганнар
Районыбызда халыкны сәхнәгә тартуга зур игътибар бирелә. Шул максаттан, шулай ук авыл халкын көндәлек мәшакәтьләреннән арындыру, тормышларын җанландырып җибәрү өчен районда үзешчән сәнгать осталары һәрдаим концерт, төрледән-төрле чаралар оештыра. 4 ноябрьдә Аюкөйдергән авылының яңа мәдәният йортында авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән тәүге концерт булып узды. "Моңнар кайтсын авылга" дип исемләнгән кичәне...
-
Апаста һава температурасы кинәт төшәчәк
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 13 ноябрьдә, республикада болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Апаста исә кар явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан метрына 3-5 секунд тизлек белән исәчәк. Температура 1 градус салкынлык. Ә кичкә таба, бигрәк тә 14 ноябрьгә каршы төндә температураның кискен төшүе күзәтеләчәк. Шул...