Апаслылар Зәйдән җиңеп кайтты
27-29 августта Зәй шәһәрендә үткәрелгән «Авыл яшьләре-2017" спорт фестиваленнән апаслылар бер кочак бүләкләр белән әйләнеп кайттылар. Чүрибураштан Салават Минһаҗев милли көрәштә 85 килограмм авырлыкта икенче, Апастан Рафаэль Хәсәнов 70 килограммлы үлчәмдә өченче урын яулады. Таяк тартыш (маст-рестлинг) ярышында Чүрибураштан Гүзәл Өметбаева Татарстан авыл яшьләре арасында дүртенче урынга чыкты. Яшь сыер...
27-29 августта Зәй шәһәрендә үткәрелгән «Авыл яшьләре-2017" спорт фестиваленнән апаслылар бер кочак бүләкләр белән әйләнеп кайттылар. Чүрибураштан Салават Минһаҗев милли көрәштә 85 килограмм авырлыкта икенче, Апастан Рафаэль Хәсәнов 70 килограммлы үлчәмдә өченче урын яулады. Таяк тартыш (маст-рестлинг) ярышында Чүрибураштан Гүзәл Өметбаева Татарстан авыл яшьләре арасында дүртенче урынга чыкты. Яшь сыер савучы кызларыбыз-Борнаштан Илүсә Җәләлиева, Балтайдан Рәзинә Гафиятуллина 100 мөмкинлектән 91-96 балл җыеп, төрле номинациядә шулай ук призлы урыннар яуладылар.
-Командабыз бердәм булды. Киләсе елда тагын да матуррак күрсәткечләр яуларга районыбызда барлык мөмкинлекләр дә булдырыла. Апас данын лаеклы яклаган һәркемгә бик зур рәхмәт,-ди район яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев