Апаслылардан солдат егетләребезгә бүләк
Көзге чакырылышта быел районнан 36 егет хәрби хезмәткә китәчәк. Аларның шактые хезмәтен башлады да инде. Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район администрациясе вәкиле Ленар Хантимеров җитәкчелегендә махсус делегация һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре Резеда Мостафина, Альберт Сәләхетдинов, Гөлнара Галиәкбәрова, Регина Мөхетдинова, Айрат Айтуганов, Айрат Миңнегалиев Казан шәһәрендәге...
Көзге чакырылышта быел районнан 36 егет хәрби хезмәткә китәчәк. Аларның шактые хезмәтен башлады да инде. Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район администрациясе вәкиле Ленар Хантимеров җитәкчелегендә махсус делегация һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре Резеда Мостафина, Альберт Сәләхетдинов, Гөлнара Галиәкбәрова, Регина Мөхетдинова, Айрат Айтуганов, Айрат Миңнегалиев Казан шәһәрендәге "Патриот" җыелу пунктында булып кайттылар.
Залда утырган 500дән артык егет өчен җирле артистларыбыз үзләренең җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Ленар Хантимеров изге теләкләрен юллап район башлыгының мөрәҗәгатен укыды, булачак солдатларга хәерле юл, исәнлек теләде. Соңыннан үзебезнең райондаш егетләр белән истәлеккә фотога төштеләр.
Тулырак язма газетабызда.
Гөлзада Гатауллина.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев