24 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Апаста киңәшмә узды
Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында балаларны опекага яки ятимнәрне уллыкка-кызлыкка алып тәрбияләүче гаиләләр катнашында киңәшмә үтте. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район башкарма комитетының балигъ булмаганнарга опека һәм попечительство секторы мөдире Регина Галиуллина, шулай ук төрле тармак вәкилләре катнашты. Таләп һәм кагыйдәләр уртага салып сөйләшенде,...
-
Каратунда каз өмәсе булды
Каз өмәсенең чираттагысы Каратун мәдәният йортында узды. Халкыбызның борынгы йоласы - каз өмәсе күренеше тамашачыга тулысы белән җиткерелде. Бу чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина үз чыгышында "Каз өмәсе"нең районда зур әзерлек белән үтүен ассызыклады. Барлык авыл җирлекләрендә дә уза торган бу чараның "Түгәрәк уен" журналында да...
-
Апасның “Салават күпере“ нәниләре әниләрне котлый
Апасның "Салават күпере" балалар бакчасының өлкән группа балалары Әниләр көне уңаеннан "Әнием - бердәнберем" дип исемләнгән эчтәлекле концерт куйдылар. Бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева барлык әниләрне, дәү әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде, кыскача бакчадагы яңалыклар белән таныштырды. Аннан соң нәниләр үзләренең җыр-биюләрен, ясаган рәсемнәрен бүләк иттеләр. Әниләр арасында да кызыклы...
-
“Йолдыз“га 555 сум 72 тиенгә язылып кал
1 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр район газетасы "Йолдыз"га ташламалы бәядән язылып калыгыз! Әлеге чорда 555 сум 72 тиенгә язылып була.
-
Апаслылардан солдат егетләребезгә бүләк
Көзге чакырылышта быел районнан 36 егет хәрби хезмәткә китәчәк. Аларның шактые хезмәтен башлады да инде. Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район администрациясе вәкиле Ленар Хантимеров җитәкчелегендә махсус делегация һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре Резеда Мостафина, Альберт Сәләхетдинов, Гөлнара Галиәкбәрова, Регина Мөхетдинова, Айрат Айтуганов, Айрат Миңнегалиев Казан шәһәрендәге...