Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслыларга грипп эпидемиясе яный

-Россия һәм Татарстан бюджетлары аша махсус препаратлар кайтартып, без райондагы балаларның, бар халыкның 20 процентын гриппка каршы вакцинацияләүне октябрь-ноябрь айларында ук башкарырга өлгердек,-ди районның баш табибы Ленар Әхмәтянов. Ә бу якынча 4000 апаслы дигән сүз. Халык белән эшләүче аерым категория гражданнарга да куркасы юк, вакцина алганнарны грипп читләтеп үтәчәк. Татарстанда...

-Россия һәм Татарстан бюджетлары аша махсус препаратлар кайтартып, без райондагы балаларның, бар халыкның 20 процентын гриппка каршы вакцинацияләүне октябрь-ноябрь айларында ук башкарырга өлгердек,-ди районның баш табибы Ленар Әхмәтянов. Ә бу якынча 4000 апаслы дигән сүз. Халык белән эшләүче аерым категория гражданнарга да куркасы юк, вакцина алганнарны грипп читләтеп үтәчәк. Татарстанда 3 кешенең дуңгыз гриппы йоктыруы билгеле. Аларны табиблар вакытында нәтиҗәле дәвалаганнар һәм алар бүген сау-сәламәт.

-Хөрмәтле апаслылар! Татарстанга грипп эпидемиясе яный! Салкын тидереп яки кинәт томау төшсә, йөткерә башласагыз һәм тән температурагыз күтәрелсә яки озак вакыт кире төшмәсә үз белдегегез белән дәвалана күрмәгез. Туганнарыгыз, дусларыгыз киңәшен дә тыңларга ашыкмагыз. Кичекмәстән участок табибына, поликлиникага мөрәҗәгать итегез. Чөнки гриппның кайсы гына төре булмасын, кеше өзлегергә , гади томау төшү дә катлауланырга мөмкин. Саулыгыгыз, гомерегез белән уйнамагыз! Гриппны кисәтү өчен вакцинацияләүдән читләшмәгез!...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев