21 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Бала ялгышлык белән әтисенең пистолетыннан атылган
Фаҗига Мәскәүдә булган: 11 яшьлек бала әтисенең травматик пистолетыннан башына аткан һәм шунда ук җан биргән. Тикшерү фаразлары буенча, корал илтифатсыз сакланган, бала аны табып алган һәм ялгышлык белән башына аткан. Хәзер тикшерү органнары күңелсез хәлгә китергән сәбәпләрне ачыклау белән шөгыльләнә. Шуның нәтиҗәләре буенча коралны саклау өчен җаваплы кешеләрнең гамәлләренә...
-
Казанда 3 яшьлек баланы урлаганнар
Аның әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән инде. Казанда билгесез кешеләр Эймон исемле 3 яшьлек баланы урлаган. Баланы Chevrolet Cruze автомобиленә утыртып алып киткәннәр. Эймон зәңгәрсу төстәге мех башлыклы куртка, соры чалбар, замша аяк киеме кигән булган. Башлыгы һәм бияләйләре юк. Баланы күрүчеләр булса 8 927 447 70 68 телефонына шалтыратсын иде,...
-
Бүген Халыкара кочаклашу көне
Халыкара кочаклашу көне 1986 Америкада билгеләп үтелә башлаган. Тиз арада бөтен дөньяга таралып өлгергән бу көндә таныш булмаган кешене дә кочаклап алырга була, ди. Күптән түгел генә билгеләп үтелә башласа да, Халыкара кочаклашу көнен кем уйлап тапканлыгы билгеле түгел. Беренчеләрдән булып студентлар башлап җибәрүе турында гына мәгълүмат бар. Аның каравы...
-
Апаслыларга грипп эпидемиясе яный
-Россия һәм Татарстан бюджетлары аша махсус препаратлар кайтартып, без райондагы балаларның, бар халыкның 20 процентын гриппка каршы вакцинацияләүне октябрь-ноябрь айларында ук башкарырга өлгердек,-ди районның баш табибы Ленар Әхмәтянов. Ә бу якынча 4000 апаслы дигән сүз. Халык белән эшләүче аерым категория гражданнарга да куркасы юк, вакцина алганнарны грипп читләтеп үтәчәк. Татарстанда...
-
Наркотикларга каршы көрәш: төнге клублар ябылачак!
Тиздән Татарстанда наркотик куллану очраклары ачыкланган төнге клубларны яба башларга мөмкиннәр. Әлеге тәкъдимне Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең киңәйтелгән коллегиясендә Татарстан премьер-миинстры Илдар Халиков кертте. Татарстанда наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елда Татарстанның хокук сакчылары барлыгы 1 тоннадан артык синтетик наркотикларны кулга төшерүгә...
-
Бүген Аракчино – Югары Ослан боз кичүе ябыла
Бүген, 21 гыйнварда Аракчино - Югары Ослан боз кичүе ябыла. Биредә бүген 10:00-12:00 сәгатьләрдә транспорт өчен хәрәкәт рөхсәт ителмәячәк. Вакытлы уңайсызлык юл-транспорт һәлакәтләрен бетерү буенча өйрәнүләр уздырылу сәбәпле килеп туган. Өйрәнүләрне коткаручылар үткәрә. Шуннан соң боз кичүе гадәттәге режимда эшли башлый. Кичә, 20 гыйнварда, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече...