Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаслылар Кама Тамагы районыннан бүләкләр белән кайттылар

Апас Пенсия Фонды бүлеге Фонды вәкилләре бүген Кама Тамагында районара Пенсия Фондының коллегия рәвешендә үткән еллык йомгаклау җыелешында катнашты.

(Ришат Җамалиев, Апастово-информ).


Апас район Пенсия Фонды хезмәткәрләре Айгөл Кәбирова, Зилә Хәсәнова үзебезнең район башлыгының Рәхмәт Хатлары, Илнар Зиннәтуллин ТР Социаль иминиятләштерү Фондының Рәхмәт Хаты, Апас Пенсионерлар Берлеге җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин белән Алсинә Хәмидуллина Татарстан Пенсионерлар берлегенең Мактау Грамоталары, Рәхмәт Хатлары белән бүләкләнделәр. Алдынгыларга Татарстан Пенсия Фонды җитәкчеләре чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.

Күрше район башлыгы Наил Вазыйхов, районара Пенсия Фонды җитәкчесе Илмир Гыйльметдинов бүләкләнүчеләрне котлап, аларга яңа хезмәт уңышлары теләде.

Быел Россия Пенсия Фонды оешуга 30 ел тула. Пенсия яше җиткәч барыбыз да алар чакыруы буенча Апаска килеп, документлар туплый башлыйбыз. 18 кешелек коллектив хезмәткәрләрен кечкенә генә юбилейлары белән котлыйбыз һәм клиентлар белән һаман шулай ачык йөзле, ярдәмчел булып калуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев