9 февраль 2020 яңалыклары
-
Зөфәр абый Фәйзуллин әтисе һөнәрен дәвам итә
Каратунда яшәүче Зөфәр абый Фәйзуллин тал чыбыгыннан кәрзиннәр үрә.
-
Хокукый ярдәм күрсәтү буенча “кайнар линиясе” ачылачак 8(843)-236-00-71
2020 елның 10 февралендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан “гражданнарның хезмәт хокукларын яклау һәм үтәү мәсьәләләре буенча” телефон “кайнар линиясе” ачылачак.
-
Апаста Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе эшен бәяләделәр
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм граҗданнар иминлеге комиссиясендә видео режимында безнең районда узган елда башкарылган чаралар комплексына йомгак ясадылар Район башкарма комитеты җитәкчесе, район гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе Алмаз Гыйбадуллин үз хисап чыгышында шулай ук быел билгеләнгән максатлар һәм бурычларга тукталды.
-
Һәр умарталыкның үз паспорты булырга тиеш
Бүген районда шәхси секторда һәм ярдәмче хуҗалыкларда 6128 бал кортлары гаиләсе исәпләнә, Төрле зурлыктагы 359 умарталык дигән сүз бу. Район территориясендә урнашкан төрле милек формасындагы хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыкларында 180 баш умарта кортлары гаиләсе исәпләнә. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе, районның баш мал табибы Марат Фәтрахманов әнә шулай дип белдерә.
-
Альберт Сәмигуллин: “Кечкенә машина зур трактордан калышмыйча кар эттерә“
Буранлап яуган карны ерып эшкә килгәндә, редакция каршында бер кечкенә генә “Ока“ машинасы белән саваплы эш башкарып өлгергән, урамыбызда үз эшен алып баручы Альберт Сәмигуллин белән очраштым. Аның кечкенә машинасы зур трактордан калышмыйча кар эттерә ала.
-
Апаслылар Кама Тамагы районыннан бүләкләр белән кайттылар
Апас Пенсия Фонды бүлеге Фонды вәкилләре бүген Кама Тамагында районара Пенсия Фондының коллегия рәвешендә үткән еллык йомгаклау җыелешында катнашты.