Апаслылар картлар йортларында яшәүче райондашларын сөендерде
Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында яшәүче өлкәннәргә район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды.
(28 апрель, “Апастово-информ”).
Күчтәнәчләрне барлауда район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, дин әһелләре дә ярдәм итте. Изге айның күчтәнәчләрен туган яктан читтә яшәүче райондашлар белән дә бүлештеләр.
“Буада – 17, Тәтештә – 1, Кайбыч районында 2 райондашыбыз көн күрә. Алар төрле сәбәпләр аркасында туган нигезләреннән читтә яшәргә мәҗбүр. Бәйрәм уңаеннан өлкәннәр янында булып, туган якның сәламнәрен, район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырдык”, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Өлкәннәр белән очрашуда социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева да катнашты. Алар райондашларыбызны танып, барысын да якын итеп, хәлләрен сораштылар, көнкүрешләре белән таныштылар.
Картлар йортында көн күрүче апа-абыйлар район башлыгына рәхмәтләрен әйтеп озатып калды. Апас турында озаклап сораштылар, сагынуларын җиткерделәр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев