28 апрель 2023 яңалыклары
-
295 ирекле халык дружиначысы апаслыларның иминлеген саклауда үз өлешен кертә
Районның ирекле халык дружинасы составы тулыланды.
-
Апас районы укучылары район башлыгы Грантына үз проектларын якладылар
Әлеге чарада 9 проект тәкъдим ителде.
-
Апаслылар картлар йортларында яшәүче райондашларын сөендерде
Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында яшәүче өлкәннәргә район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды.
-
Апаста яшәүче Рафыйк Вәлиев бар дөньясын онытып иҗат итә
Апаста яшәүче Рафыйк Вәлиев беренчел торышка бик тыйнак, гади генә кеше булып тоелса да, аның сәләтләрен, тормышка карашын күреп шаккатасың. Матурлыкны күреп, тоеп, аны үз куллары белән булдырып яши ул. Балчыктан төрле сыннар эшли, үсемлек, хайваннарны бик ярата.
-
Районда сиптергеч агрегатларның әзерлеген тикшерделәр
Сиптерү җайланмаларына махсус комиссия бәя бирде.
-
Районда көмеш волонтерларны хөрмәтләделәр
Изге күңелле өлкәннәргә район башлыгы Айрат Җиһаншинның рәхмәт сүзләре җиткерелде һәм Яз бәйрәме уңаеннан изге теләкләре ирештерелде, бүләге тапшырылды.
-
Апаста район башлыгы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашты
Очрашу хакимият бинасында чәй табыны артында узды.
-
В Татарстане прошли заключительные весенние сельскохозяйственные ярмарки
Последние в этом сезоне сельскохозяйственные ярмарки прошли в Казани. Традиционные сельскохозяйственные ярмарки проходили на 14 площадках города Казани, 2 площадках Набережных Челнов и Зеленодольского района, 3 площадках города Нижнекамска и с различной периодичностью в 26 муниципальных районах.
-
Тутайда яшь буын иҗат белән яши
Тутай авылында урнашкан Сара Садыйкова музеенда иҗади кичә үтте.
-
Апаста салмыш тракторчыга җәзаны суд билгеләячәк
Исерткечләр кулланган килеш руль артына утыручылар очрап тора. Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, соңгы көннәрдә генә дә 2 салмыш шоферга беркетмә төзелгән.