Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылды

Апасның Табар елгасы ярларына “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында нарат агачы үсентеләре утыртылды. Әлеге изге эшкә район башлыгы Айрат Җиһаншин да үз өлешен кертте.

 

(29 апрель, “Апастово-информ”). 
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2020 елдан бирле уза. Аның төп максаты - Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кеше өчен ел саен 27 миллион төп агач утырту. Бу чара быел яңа мәгънә алды һәм ул әлеге вакытта илебез намусын яклаучы Геройларга да багышлана. 
 
“Хәтер бакчасы» акциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган. Бүген утырткан агачлар батырларга дан җырлап, шаулап үссеннәр, алар истәлеген мәңгеләштерсеннәр. Традиция буенча быел да акция оешкан төстә бара”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин. 
Агач утырту эшендә район хәрби комиссариаты җитәкчелеге, районның ветераннар Советы, Пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсе әгъзалары, көмеш волонтерлар, “Яшь гвардияче”ләр, “Яшь армиячеләр”, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ветераннар оешмасы, Апас урта мәктәбенең 10 класс укучылары һәм укытучылар катнашты. 
“Без, өлкән буын, бар җирдә дә актив булырга тырышабыз. Туган ягыбызны матур итү эшеннән дә читтә кала алмадык. Үзебез табигать кочагында – ямьле Табар буенда ял итәбез, шул ук вакытта изге эшкә өлеш кертәбез”, - диде Люция апа Зыятдинова. 
Яшь буынның да “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылуы аеруча мөһим. Алар батырлык бәяләргә һәм хезмәт тәрбиясенә дә өйрәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев