29 апрель 2023 яңалыклары
-
Апаста махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашлар истәлегенә хоккей ярышлары уза
Алтын алка” боз сараенда 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында патриотик ярышлар уза. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр райондашларыбыз истәлегенә оештырыла. Ярышта Буа, Апас һәм Ульян каласыннан командалар катнаша. Төбәкара ярышның иганәчесе - “Апас-мол” берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов.
-
Туй узсын, кесә тузмасын. Кавышу бәйрәмен үткәрү ничә сумга төшә?
Алып баручыларның, кафе-ресторан хуҗаларының, фотограф-видеографларның иң яраткан чоры – туй сезоны җитә. Сер түгел: күпчелек гаилә бәйрәмен көннәр җылы, табигать матур чакка кичектереп тора. Туйның чыгымы исә бәйрәмгә кадәр үк башлана. Хәзер туйны ничек уздыралар? Лимузинлы, ак күгәрченле, мәхәббәт йозагы ачкычларын суга ташлый торган традициясе булган мәҗлесләр актуальме? Чорына күрә туй кәефе үзгәрәме? «ВТ» өйләнү хакын белеште.
-
Россиядә май аенда пенсия түләү графигы үзгәрә
Май аенда россиялеләрнең пенсия түләү графигы үзгәрәчәк
-
Апаслылар “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылды
Апасның Табар елгасы ярларына “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында нарат агачы үсентеләре утыртылды. Әлеге изге эшкә район башлыгы Айрат Җиһаншин да үз өлешен кертте.
-
Каратун мәктәбе укучылары табигать чисталыгы өчен тырыша
Биредә экология темасы бик җитди куелган.