Җәмгыять
Апасның картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәренә Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды
Бүген Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында тәрбияләнүче 21 өлкән райондашыбызга район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе белгече Светлана Салаватуллина һәрберсенең хәлләрен сорашып, бүләкләр өләштеләр.
- Сез һәрчак безнең арабызда яшисез.Туган яклардан сезгә бик күп сәламнәр...
Бүген Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында тәрбияләнүче 21 өлкән райондашыбызга район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе белгече Светлана Салаватуллина һәрберсенең хәлләрен сорашып, бүләкләр өләштеләр.
- Сез һәрчак безнең арабызда яшисез.Туган яклардан сезгә бик күп сәламнәр алып килдек. Якынлашып килүче Яңа ел сезгә исәнлек-саулык, бәхет алып килсен,- диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина. Туган җирләре Апастан бер капчык сәлам, күчтәнәчләр төяп килгән Апас Кыш Бабае белән Кар Кызы да барлык өлкәннәребезне киләсе Яңа ел белән кайнар котлап, изге теләкләр юлладылар.
Ләлә Сафиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев