22 декабрь 2017 яңалыклары
-
Район хакимиятендә антитеррор комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде
Яңа ел бөйрәмнәре, кышкы каникул көннәрендә мәгариф һәм мәдәният биналары, башка социаль, халык күп була торган корылмаларда куркынычсызлык таләпләре көчәйтелә. 25 декабрьдән районда янгын куркынычсызлыгы режимы игълан ителү сәбәпле, көч структураларының эш планы расланды, җаваплылар билгеләнде.
-
Районыбыз энергетиклары һөнәри бәйрәмнәрен билгели
Ленар Гаффаров җитәкчелегендәге электр челтәрләре коллективында 46 кеше хезмәт күрсәтә. Коллектив бердәм һәм дус. Алар һөнәри бәйрәмнәрен дә хезмәт уңышлары белән каршы алдылар. Иң-иңнәргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бирелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин бәйрәм белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юллады, район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
-
Апас мәктәбендә “Ел укытучысы”н ачыкладылар
Бер ай элек районның барлык 19 мәктәбендә дә укытучылар арасында сайлап алу туры уздырылды. Район этабына 6 укытучы үтте. Районкүләм финал ярышында Борнаш мәктәбенең тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Айдар Хәйруллин Гран-Призга лаек булды һәм Апас данын ул Казанда үтәчәк "Ел укытучысы" финалында яклаячак. Район мәктәп укытучылары арасында беренче урынга Апас...
-
Район мәктәпләре директорлары катнашында йомгаклау җыелышы үткәрелде.
Мәктәпләрдә кышкы каникуллар районда 25 декабрьдән башланачак. Шуңа бәйләп икенче чирек нәтиҗәләренә кагылышлы әти-әниләр җыелышлары бу көнгә һәр мәктәптә дә кичектергесез һәм киң күләмле итеп үткәреләчәк.
-
Апасның картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәренә Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды
Бүген Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында тәрбияләнүче 21 өлкән райондашыбызга район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе белгече Светлана Салаватуллина һәрберсенең хәлләрен сорашып, бүләкләр өләштеләр. - Сез һәрчак безнең арабызда яшисез.Туган яклардан сезгә бик күп сәламнәр...
-
Апаста яңа сыннар барлыкка килде
Район мәдәният йорты һәм ЗАГС буеннан узып китүчеләр игътибар итми калмагандыр!? Биредә яңа сыннар барлыкка килде. Арада купшы әтәч тә, матур тиен дә, тугры маэмай да бар.
-
Игътибарсызлык- һәлакәт сәбәпчесе
Апасның үзәк урамында транспорт һәлакәте теркәлә. "ГАЗ-53" машинасы шоферы артка йөреш ясаганда туктап торган "уникеле"гә бәрелгән. Сәбәп - шоферның игътибарсызлыгы. Руль артына утырган һәркем игътибарлы, сак булсын иде.
-
Апаста гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышы булды
Республика Гадәттән тыш хәлләр даими комиссиясенең чираттагы утырышыннан соң ук 20 декабрьдә район гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышы үткәрелде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин алып барды. -Районыбыздагы белем бирү йортлары-мәктәпләрнең бүген 75 процентында видеокүзәтү системалары кулланыла. Аны 100 процентка җиткерү буенча тиешле чаралар күрелә. Мәктәп автобусларының бөтенесе "Глонасс"...
-
Аюкөйдергән янында ике машина бәрелешкән
Аюкөйдергән авылында "Калина" һәм "Ниссан" машинасы бәрелешкән. Юл сакчылары сүзләренчә, соңгысы үзәк юлдан килүче машинага юл бирмәгән. Бәхеткә, үзләренә зыян килмәгән, машиналарны төзекләндерергә кирәк. Хөрмәтле шоферлар, юлларда бозлавык, икеләтә сак һәм игътибарлы булу мөһим. Шул ук вакытта юл кагыйдәләрен үтәп, бер-беребезгә хөрмәт белән карап идарә итсәк иде. Җимерелгән машинаны төзекләндерер...
-
“Йолдыз” кабат жиңү яулады
Урып-җыю эшләре барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы Министрлыгы тарафыннан кыр эшләренең барышы турындагы язмаларга бәйге игълан ителгән иде. Әлеге бәйгегә район газетасы да үзенең язмаларын тәгъдим итте һәм җиңү яулады. Безнең намуслы, тырыш эшчәнлегебез Диплом һәм акчалата бүләк белән бәяләнде.
-
Иске Әнәледә җем-җем утлар яна
Иске Әнәле авылында шәхси хуҗалыкларда бизәлгән чыршыларның утлары бер көндә кабынды. Кыш бабай һәм Кар кызы кичен олылар һәм балалар белән берлектә утларны кабызды. Уен-көлке, җыр-моңнар, биюләр белән узды ул тантана. Кичләрен бигрәк матур һәм күңелле хәзер авылда.
-
Каратун станциясендә яшәүче Гөлнур Җәләлетдиновадан Каз бәлеше пешерү серләре
Эчлеккә каз ите бераз, эч башлардан бавыр, йөрәк, бүтәкә турала, муен тиресе салына. Шуңа 5-6 бәрәңге, 2 баш суган турап салабыз һәм тәменчә тоз, борыч өстәп, әйбәтләп болгатабыз. Камыры: 2 стакан җылы сөткә, 1 стакан җылытылган су салабыз, 200 грамм каз мае кушабыз, яхшылап болгаткач, 6 зур кашык шикәр комы,...