Апасның “Салават күпере“ нәниләре әниләрне котлый
Апасның "Салават күпере" балалар бакчасының өлкән группа балалары Әниләр көне уңаеннан "Әнием - бердәнберем" дип исемләнгән эчтәлекле концерт куйдылар. Бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева барлык әниләрне, дәү әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде, кыскача бакчадагы яңалыклар белән таныштырды. Аннан соң нәниләр үзләренең җыр-биюләрен, ясаган рәсемнәрен бүләк иттеләр. Әниләр арасында да кызыклы...
Апасның "Салават күпере" балалар бакчасының өлкән группа балалары Әниләр көне уңаеннан "Әнием - бердәнберем" дип исемләнгән эчтәлекле концерт куйдылар. Бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева барлык әниләрне, дәү әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде, кыскача бакчадагы яңалыклар белән таныштырды. Аннан соң нәниләр үзләренең җыр-биюләрен, ясаган рәсемнәрен бүләк иттеләр. Әниләр арасында да кызыклы уеннар оештырылды. Бакчада "Ромашка" вокал ансамбле дә оешкан икән, алар чыгышы да бик матур булды. Әти-әниләр исеменнән Рамилә Әхмәтҗанова бакча коллективына олы рәхмәтен ирештерде.
Гөлзада Гатауллина.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев