Апасның “Салават күпере” нәниләре юл кагыйдәсен өйрәнә
Апасның "Салават күпере" балалар бакчасында ЮХИДИ хезмәткәрләре "Юл саклык ярата" дигән тема астында балалар һәм әти-әниләр белән очрашу үткәрделәр. Балалар төрле уен, шигырь-җырлар аша үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре аларга рәсемле китаплар тараттылар. Соңыннан әти-әниләр белән сөйләшү булды. ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев, балигъ булмаган балалар...
Апасның "Салават күпере" балалар бакчасында ЮХИДИ хезмәткәрләре "Юл саклык ярата" дигән тема астында балалар һәм әти-әниләр белән очрашу үткәрделәр. Балалар төрле уен, шигырь-җырлар аша үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре аларга рәсемле китаплар тараттылар. Соңыннан әти-әниләр белән сөйләшү булды. ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев, балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Рания Михайлова балаларның иминлегенә кагылышлы мисаллар китереп үтемле чыгыш ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев