26 март 2015 яңалыклары
-
Район авыл җирлекләрендә гомер итүче ветераннарга тантаналы шартларда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган медальләр тапшырылды
Дәвеш, Олы Бакырчы, Урта Балтай авыл җирлекләрендә гомер итүче ветераннарга тантаналы шартларда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган медальләр тапшырылды. Һәр авыл җирлеге клубында өлкәннәр өчен коймак белән чәй эчү, концерт номерлары әзерләнде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин ветераннар белән очрашып сөйләште, районда барган эшләр белән таныштырды. Халыкны кызыксындырган сорауларына җавап бирде.
-
Сыйфатлы “арзан” товарга кызыккан ике райондаш ир-ат мошенниклар тозагына эләккән
Сыйфатлы әйбернең арзанга сатылмаганы хак башында. Ләкин акча мәсьәләсенә килеп төртелгәч, арзанрагын сайларга тырышабыз шул. Әнә шул сыйфатлы "арзан" товар ике райондаш ир-атны төп башына утырткан да инде. Алар социаль челтәрләр аша машина сатып алырга уйлыйлар. Кирәкле товарны сайлап, бәяләрен килешкәч, сатучы як, машинаны килеп алганчы, билгеле бер күләмдәге акчаны...
-
“Йолдыз” журналистлары юл сакчылары белән берлектә кабат рейдка чыктылар
Укучыларның язгы каникуллары алдыннан шоферларның җәяүлеләргә булган хөрмәтен, кагыйдәләрне ни дәрәҗәдә үтәүләрен тагын бер кабат инә күзеннән үткәрү иде ниятебез. Рейдны Апас урта мәктәбе һәм "Кояшкай" балалар бакчасы янындагы җәяүлеләр сукмагы янәшәсеннән башладык. Биредә хәрәкәт бер дә туктап тормый. Тыз-быз транспортлар уза, җәяүлеләр каядыр ашыга. Руль артында утыручыларның күбесе туктап...
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 27.03.2015
-
Районда 800дән артык сугыш һәм тыл ветераннарына медальләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына медальләр һәм Татарстан Хөкүмәтенең азык-төлек җыелмалары тапшырыла. Районда мондый бүләкне 800дән артык кеше алды. Алар арасында 32 сугыш ветераны да бар. Һәрбер авыл җирлеге ветераннарның өйләренә барды, хәл-әхвәлләрен сорашты, бүләкләр бирде. - Өлкәннәрнең көчле иңнәренә бик күпне күрергә туры килде. Сугышы...
-
Апасның “Салават күпере” нәниләре юл кагыйдәсен өйрәнә
Апасның "Салават күпере" балалар бакчасында ЮХИДИ хезмәткәрләре "Юл саклык ярата" дигән тема астында балалар һәм әти-әниләр белән очрашу үткәрделәр. Балалар төрле уен, шигырь-җырлар аша үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре аларга рәсемле китаплар тараттылар. Соңыннан әти-әниләр белән сөйләшү булды. ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев, балигъ булмаган балалар...
-
“Җитмешенче Җиңү язы” шигырьләр бәйгесенең район җиңүчесен билгелиячәкләр
27 март, җомга көнне, 10.00 сәгатьтә, район мәдәният йортында "Җитмешенче Җиңү язы" шигырьләр бәйгесенең финал туры уза. Рәхим итегез!