Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның юл сакчылары иртәнге рейдка чыкты

Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары чираттагы рейдны иртәнге сәгатьләрдә район үзәк хасатаханәсе һәм Апас туган якны өйрәнү музее янында уздырды. Бар кеше эшкә ашыга торган вакытта шоферлар тизлек режимын саклыймы, куркынычсызлык кагыйдәләренә буйсынамы, җәяүлеләр сукмагында туктап юл бирәләрме? Җәяүлеләр юл аркылы тиешле урыннан чыгамы? Юл сакчылары бер генә машинаны...

Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары чираттагы рейдны иртәнге сәгатьләрдә район үзәк хасатаханәсе һәм Апас туган якны өйрәнү музее янында уздырды.
Бар кеше эшкә ашыга торган вакытта шоферлар тизлек режимын саклыймы, куркынычсызлык кагыйдәләренә буйсынамы, җәяүлеләр сукмагында туктап юл бирәләрме? Җәяүлеләр юл аркылы тиешле урыннан чыгамы? Юл сакчылары бер генә машинаны да, җәяүлене дә игътибардан читтә калдырмады. Нәтиҗәдә, путевкасы булмаган хәлдә эшкә чыккан шоферга җавап бирергә туры килде. Шулай ук куркынычсызлык каешын эләктермәүче, җәяүлегә юл бирмәүче шоферлар да очрады. Аларга иртәдән штраф кәгазе тотып юлларын дәвам итәргә туры килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев