25 октябрь 2017 яңалыклары
-
“Йолдыз“да “Йолдыз“, варенье+коймак“ көне уза
"Йолдыз" ("Звезда") газеталарына язылу чоры бара. Әлеге уңайдан һәм газета укучыларның фикерләре белән танышуны, күмәк язылу оештыруны максат итеп, редакциядә "Йолдыз", варенье+коймак" көне уза. Газета укучыларның, язылырга теләүчеләрне 27 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә редакциядә көтеп калабыз.
-
Апаска солдатлар кайтты
Көзге чакырылыш дәвам итә. Кемдер илебез чиген сакларга юл алса, инде хәрби бурычын үтәгән егетләр туган авылларына, туган нигезләренә кайта. Иске Әнәле егете Ранис Заһидуллин һәм Идрәз егете Альберт Латыйпов та хәрби бурычларын үтәп кайттылар.
-
Апаста балалар сәламәтлеге һәм тәрбиясе беренче урында
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин җитәкчелегендәге коммиссия Апас урта мәктәбендә һәм "Салават күпере", "Кояшкай" балалар бакчаларында ашханәләрнең эшчәнлеген, ашатуның сыйфатын тикшерде. Шулай ук эш шартларына, документларның дөреслегенә, замана шартларына туры килүенә дә басым ясалды. Нигездә, аларның эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде. Апас урта мәктәбе ашханәсе барлык мәктәпләргә үрнәк итеп куярлык...
-
Апасның юл сакчылары иртәнге рейдка чыкты
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары чираттагы рейдны иртәнге сәгатьләрдә район үзәк хасатаханәсе һәм Апас туган якны өйрәнү музее янында уздырды. Бар кеше эшкә ашыга торган вакытта шоферлар тизлек режимын саклыймы, куркынычсызлык кагыйдәләренә буйсынамы, җәяүлеләр сукмагында туктап юл бирәләрме? Җәяүлеләр юл аркылы тиешле урыннан чыгамы? Юл сакчылары бер генә машинаны...
-
Апаста Татарстанның яшь гражданнары Форумы бара
Бүген Апаста Татарстанның яшь гражданнары Форумы бара. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, район яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин катнашкан бу чарада райондагы барлык балалар оешмалары вәкилләре үзара киңәшәләр һәм фикер алышалар. Төрле конкурслар, чыгышлар балалар өчен бик мавыктыргач итеп...
-
Апаста “ШТМ” район сайлап алу конкурсы финалы үтте
Шаяннар, тапкырлар һәм мәзәкчеләр клубы ярышларында аграр көллиятнең "Опасные", Иске Йомралы яшләренең "Юрмала" һәм Каратунның "Колхоз базары" командалары көч сынашты. Аерым номанацияләрдә команда Диплом-Грамоталарга лаек булды. Район сайлап алу турында Каратун яшьләре гран-прига лаек булды. Беренче урынны - Иске Йомралы, икенче урынны - аграр көллият яшьләре яулады. Җыелма команда Апас...
-
Янгын куркынычсызлыгы таләпләре катгыйланды
26 сентябрьдән Россия Хөкүмәтенең 20 сентябьрдә расланган 974 нче Карары үз көченә керде. Ул "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре"нә үзгәртмәләр кертте. Гомуми куллану җирләрендә учаклар ягу, чүп-чар, яфрак, коры үлән яндыру тыела. Моның өчен җаваплылык кискен арта. Мондый гамәлләр кылу исә җирле үзидарә дәүләт органнары билгеләгән урыннарда гына рөхсәт ителә һәм даими...
-
“Кояшкай“да көзге күргәзмә
Апасның "Кояшкай" балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләрнең кул эшләреннән күргәзмәләр эшли. "Көзге композиция" дип аталган бәйгедә табигый материаллардан ясалган кул эшләре катнаша. Һәр гаилә үз фантазиясен эшкә җигеп ниниди генә композиция эшләмәгән! Күргәзмәләр бакчаның ишек төбеннән үк каршы ала. Энҗе Гыйсмәтуллина һәм Лилия Сафина җитәкчелегендәге төркем балалары да бүлмәләрен күргәзмәләр...