Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас район башлыгы Рәшид Заһидуллин төзелеш мәйданнарында булды

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин төзелеш мәйданнарында булып, эш барышы белән танышты. Апас туган якны өйрәнү музеена янкорма төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә аның эчке эшләре башкарыла. Палеонтология музее урнашачак әлеге янкорма эшләрен тиз арада төгәлләү бурычы куелды. Апасның Үзәк ял паркында да төзелеш эшләре туктап тормый. Парк һаман матурлана, уңайлылыклар...

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин төзелеш мәйданнарында булып, эш барышы белән танышты.
Апас туган якны өйрәнү музеена янкорма төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә аның эчке эшләре башкарыла. Палеонтология музее урнашачак әлеге янкорма эшләрен тиз арада төгәлләү бурычы куелды. Апасның Үзәк ял паркында да төзелеш эшләре туктап тормый. Парк һаман матурлана, уңайлылыклар арта. Анда соңгы арада скейт-трамплин, җәйге кинотеатр, җылытылган санитар-гигиена пункты, заманча бәдрәф, тирә-юньгә видеокүзәтү системасы, матур утыргычлар куелган, ерактан ук күренүче "Апас" язуы да паркның бизәге булып тора. Район башлыгы паркны һәм санитария-эпидемиология үзәге каршында төзелгән машиналар туктау урынын да карады, әлеге төзелешләр буенча үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.
Апас урта мәктәбе янында төзелүче спорт комплексында да күзгә күренерлек эшләр бар. Төзүчеләр бер генә көнне дә бушка уздырмаска тырыша. Хәзерге вакытта анда нигезләре, идәннәре эшләнеп, терәк-баганалары күтәрелә. Төзүчеләр белдергәнчә, эштә тоткарлыклар юк.
Чираттагы төзелеш урыны - Салавт Кәримов урамында төзелүче 3 катлы, 24 фатирлы йортлар. Район башлыгы йортлар янәшәсендәге мәйданны төзек тоту, бирегә агачлар утырту һәм бүгеннән үк балалар мәйданчыгын урнаштыру эшләренә алыну бурычын куйды.
Сабан туе үзәк мәйданында да эш кайный. Биредә административ бина төзелә, шулай ук концерт, көрәш, балалар өчен уен мәйданнары һәм башкалар бар да заманча булыр дип күздә тотыла.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин эшмәкәр Илнур Бәдретдинов тарафыннан төзелгән машина төзекләндерү үзәгендә дә булды. Андагы эш шартлары, машиналарны төзекләндерү алымнары белән танышты һәм җитәкчегә уңышлар теләп, үзенең киңәшләрен бирде.
Районда чисталык икеайлыгы дәвам итә. Бу көннәрдә чистарту-җыештыру эшләрен тагын да көчәйтү, өмәләр оештыру, көзге җыештыру эшләрен төгәлләү дә максат итеп билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев