Апасның үз “морж” лары бар
Апаста кыш көне бәкедә су коенучылар арасында районара юллар идарәсе хезмәткәре Рамил Гатиятов белән эшмәкәр Ленар Әхмәтов та бар. -Бернидән курыкмаска гына кирәк-диләр бу ир уртасы егетләр.-Эчке рухи әзерлегең, күңел пакьлыгы да бик мөһим. Узган елларда күрше районның Фролово янындагы, быел Раифа монастырендагы күлләргә барып, тиешенчә әзерләнгән бәкедә су коенып...
Апаста кыш көне бәкедә су коенучылар арасында районара юллар идарәсе хезмәткәре Рамил Гатиятов белән эшмәкәр Ленар Әхмәтов та бар.
-Бернидән курыкмаска гына кирәк-диләр бу ир уртасы егетләр.-Эчке рухи әзерлегең, күңел пакьлыгы да бик мөһим. Узган елларда күрше районның Фролово янындагы, быел Раифа монастырендагы күлләргә барып, тиешенчә әзерләнгән бәкедә су коенып кайттым,-ди Рамил үзенең бу шөгыле турында. -Раифа күлендә быел су коенуым аеруча истәлекле- тирә-юненә боздан бик тә матур скульптуралар ясаганнар. Кичләрен төсле утлар белән яктыртыла алар-карап торуы ук искиткеч!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев