23 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Минималь хезмәт хаклары артты
Татарстан республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторына караган оешмаларда хезмәт куючы эшчеләрнең минималь хезмәт хакы аена 10126 сумны тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы. Бу 2018 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе, эш бирүчеләр берлегенең Координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында имзаланган...
-
Чираттагы “Тоннель“ Апас мәктәбе янында узды
22 гыйнварда иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр Апас мәктәбе янында "Тоннель" операциясе узды. Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары биредә эшләде. Төп игътибар баланы махсус урындыкка утыртуга юнәлтелде. Шушы ике сәгать вакыт эчендә 8 кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Каралтылган тәрәзә белән йөрүче 1 райондашыбыз, номеры укылышсыз транспорт белән идарә итүче...
-
Апас этабында иң көчлеләр иртәгә билгеле булачак
Апаста "Алтын алка" Боз Сараенда 23 гыйнварда СССР хоккей җыелма командасын берничә тапкыр дөнья чемпионы дәрәҗәсенә күтәргән легендар тренер А. Тарасов исемендәге Бөтенроссия яшь хоккейчыларның "Алтын алка" 2018 ел уеннары сезонының республика этабына старт бирелде. Ике көн барачак бу турнирда Апас, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш һәм Чүпрәледән 2003-2004 елларда туган...
-
5 елга бирелгән чит ил паспортын 10 еллыкка озынайтып була
Районнан ел саен бер йөзгә якын кеше ял итәргә чит илләргә бара, диңгез буенда сәламәтлеген ныгытып кайта. Моның өчен шактый акча һәм чит ил паспорты кирәк. Хәзер бу гадәттә 5 елга бирелүче чит ил паспортларын 10 еллык итеп озынайтып алмаштыру мөмкинлеге бар. Моның өчен безнең белән элемтәгә чыгарга кирәк,-ди район...
-
Апасның үз “морж” лары бар
Апаста кыш көне бәкедә су коенучылар арасында районара юллар идарәсе хезмәткәре Рамил Гатиятов белән эшмәкәр Ленар Әхмәтов та бар. -Бернидән курыкмаска гына кирәк-диләр бу ир уртасы егетләр.-Эчке рухи әзерлегең, күңел пакьлыгы да бик мөһим. Узган елларда күрше районның Фролово янындагы, быел Раифа монастырендагы күлләргә барып, тиешенчә әзерләнгән бәкедә су коенып...
-
Юлларда сак булыгыз! Апаста көчле кар явачак
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, 23 январь көнне, Апаста көчле кар явачак. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге 9 м/с җитәргә мөмкин. Температура -10, -11 градусны тәшкил итәчәк. Юлларда кар көртләре, бозлавык саклана. Сак булыгыз!