Реклама
Җәмгыять
Апасның “Яшьлек” үзәгендә яшьлек авазы
25 январь – студентлар көне уңаеннан районда күп кенә чаралар оештырылды.
(25 январь, “Апастово-информ”).
“Яшьлек” яшьләр үзәгендә “Форпост” хокук саклау хәрәкәте студентларга багышланган кичә уздырды.
Аграр көллият студентлары үзәк белән танышты һәм интеллектуаль уеннарда катнашты.
Студентлар көненең килеп чыгышы, тарихы турында да мәгълүматлар яңгырады.
Ике төркемгә бүленгән студентлар викторина сорауларына зирәк җаваплар бирделәр. Соңыннан истәлекле бүләкләр дә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев