Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста 6 яшьлек бала телефон тапкан

-Мин үзем Казан кызы, табиблыкка укыдым. Ирем Эдуард район үзәк хастаханәсендә юрист булып эшли. Хәзер гади генә бер авыл үзәгендә шартлар шәһәрнекеннән ким түгел. Гаиләбез белән ел буе "Алтын алка" боз сараена тимераякта шуарга йөрибез. 4 февральдә төпчек улым Дамир белән бергә тимераякта рәхәтләнеп шуып туйгач, яныма шактый кыйммәтле кесә...

-Мин үзем Казан кызы, табиблыкка укыдым. Ирем Эдуард район үзәк хастаханәсендә юрист булып эшли. Хәзер гади генә бер авыл үзәгендә шартлар шәһәрнекеннән ким түгел. Гаиләбез белән ел буе "Алтын алка" боз сараена тимераякта шуарга йөрибез. 4 февральдә төпчек улым Дамир белән бергә тимераякта рәхәтләнеп шуып туйгач, яныма шактый кыйммәтле кесә телефоны күтәреп йөгереп килде.
-Әни, анда хоккейчы абыйлар утыра торган җирдә бер телефон таптым. Тизрәк полициягә барыйк. Аны кем дә булса төшереп калдыргандыр,-ди, тәмам сулуы капкан сабыемның. Телефонны үз куллары белән Боз Сарае фойесында кизү тоучы апаларына тапшырды. Шунда эшләүчеләр миннән адресымны, телефон номерын сорап язып алды. Икенче көнне өебезгә участок инспекторы килде. Кичен шул телефонын югалткан Данил исемле яшүсмернең әти-әниләре дә улыбызга рәхмәт әйтергә килде, Дамирга ике зур уенчык машина да бүләк иттеләр әле. Инде Ватан сакчылары көне алдыннан тагын район хокук сакчыларыннан чакыру алдык. 23 февраль көне уңаеннан "Салават күпере" балалар бакчасы сабыйлары тәрбияче апалары белән бергә әзерләгән бик шәп концерттан соң район эчке эшләр бүлеге вәкилләре Энҗе Садретдинова белән Рания Сибгатуллина улыбызга бик матур бүләк белән Мактау Грамотасын тапшырдылар. Барлык халык гөрләтеп кул чапканда улыбыз үзен бик тыныч тотты. Шулай булырга тиеш дип тә әйтеп куйды шикелле... Бу безнең, аның мәктәптә укучы абыйсы Азамат өчен бик зур шатлык һәм горурлык. Улыбызны гаиләдә шулай дөрес тәрбияләвебез, район хокук сакчыларының шундый намуслы балаларны күреп бик югары бәяләве дә күңелебезгә сары май булып ятты.
Ватан сакчылары көне уңаеннан иремне, ике улымны, гомумән, Татарстан, районның барлык ир-атларын бәйрәм белән кайнар котлыйм. Бәхетле яшәгез, дөньяда иминлек хөкем итсен, янәшәбездә намуслы кешеләр күбрәк булсын иде дип телим,-ди бик тәртипле баланың әнисе Гөлнара Җиһаншина.
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев