28 февраль 2018 яңалыклары
-
1 мартта хәйрия концерты уза
1 мартта район мәдәният йортында Апаста яшәүче Данил Усмановка ярдәм итү максатыннан Хәйрия концерты оештырыла. Биредә башкала җырчылары ИлСаф, Чәчкә, Илшат Вәлиев, Алинә Сафиуллина, Илгизә Госманова, Иркә, Азат Хөсәенов, Регина Тимербулатова, Раил Рамазанов, Рамил Хәйретдинов, Ленара Баһаветдинова, Буадан Нурдания Низамова, районыбыз үзешчәннәре һәм Альбина Бәширова белән Ленар Нигъмәтҗанов катнашуы көтелә....
-
“Чәчең матур-кемнәр ясаган?!” конкурсына старт бирәбез
Бездә яңа конкурс, дуслар! Конкурсыбызның исеменнән үк аңлашылганча, ул 8 март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана. Хатын-кызның бәбиме ул, үсмер кыз бала, әни-дәү әниме - бөтен җире матур булырга тиеш. Ә чәчләре! Кыскасы, иң матур прическалы хатын-кызлар арасыннан иң-иңнәрен сез билгеләячәксез. Сездән үзегезгә ясаган прическа фотоларын көтеп калабыз. Фотоларны комментрийларга куегыз. Тавыш...
-
Апаска хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары килде
Бүген район башкарма комитеты бинасында хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова апаслыларны кабул итте. Кабул итү вакытында ул апаслыларны борчыган кайбер сорауларга җавап бирде. Аннан соң министр урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова район социаль яклау идарәсе хезмәт коллективы, йортларда социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре, район мәшгульлек һәм халыкны эш белән...
-
Апас эчке эшләр бүлеге спортчылары кубокка ия
Район эчке эшләр бүлеге коллективы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Спартакиадасында актив катнашты. Алар 8 спорт төре буенча сыналды. Нәтиҗәдә, республиканың үз категорияләрендәге 24 эчке эшләр бүлеге коллективы арасында өченче урынга лаек булдылар. Аларга кубок, Мактау грамотасы тапшырылды.
-
Апас юлында транспорт һәлакәте
Апасның әйләнгеч юлында транспорт һәлакәте теркәлә. "Унлы" машинасы "Тайота"га бәрелә. Гаеп "унлы" шоферының игътибарсызлыгында. Ул ни сәбәпледер, туктап торган машинаны күрмәгән. Руль артында игътибарлы булыгыз!
-
Әнәле-Морзалар арасы
Иске Әнәле авылы үзешчәннәре Морзалар авылы клубында бәйрәм концерты күрсәтте. Клуб мөдире Альмирә Сәлахова сүзләренчә, биредә озак вакыт репетицияләр барган. Морзалар авылы тамашачысы аларны зал тутырып каршы алды, һәр чыгышларын алкышларга күмде. Җырларын, биюләрен, төрле күренешләрне бик оста башкарды алар.
-
Сабан туе мәйданын танымабыз да әле
Сабан туе мәйданында төзелеш эшләре дәвам итә. Аның уртасында матур, мәһабәт бина калкып чыкты. Хәзерге вакытта сәхнә төзү эшләре дә бара. Көннәрнең суык булуына карамастан, эшнең туктап торганы юк.
-
Апаста 6 яшьлек бала телефон тапкан
-Мин үзем Казан кызы, табиблыкка укыдым. Ирем Эдуард район үзәк хастаханәсендә юрист булып эшли. Хәзер гади генә бер авыл үзәгендә шартлар шәһәрнекеннән ким түгел. Гаиләбез белән ел буе "Алтын алка" боз сараена тимераякта шуарга йөрибез. 4 февральдә төпчек улым Дамир белән бергә тимераякта рәхәтләнеп шуып туйгач, яныма шактый кыйммәтле кесә...
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 28.02.2018